Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

Айга кеше аягы басуга 40 ел тулды


Бүген Американ астронавтлары Неил Армстроң һәм Бузз Алдринның айга төшүенә 40 ел тулу билгеләнә.

1969 елның 20 июлендә, Казан вакыты белән иртәнге 7 тулганда Айга беренче мәртәбә кеше аягы баса.

Айга беренче булып төшкән Армстроң аяк басканда тарихи сүзләрен әйтә - “Кеше өчен кечкенә бер адым гына, кешелек өчен бер бик зур сикереш” ди.

Якшәмбе көнне Вашингтонда бу вакыйгага 40 ел тулуны билгеләү тантанасында әлеге 2 астронавт Марска кеше җибәрергә чакырды.

XS
SM
MD
LG