Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Мәскәүдә Асадуллаев йортының татарларга бушлай биреп торылуы хакында Владимир Путинның фәрмәне булса да, күпме вакытка бирелүе турында кабул ителгән карарлар әлегә юк.

Хәзер инде барсы да әзерләнеп ятучы шартнамәнең нинди эчтәлек белән имзалануыннан тора. Бу хакта без Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мирихановтан аңлатма бирүен сорап, әңгәмә кордык.

- 23 июнь көнне Русия премьер-министры йортны татарларга бушлай, вакытлыча куллануга бирү турында карарны имзалады. Ләкин йортның алга таба язмышын йорт хуҗалары, ягъни Русия федерациясе президенты аппараты белән Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте арасындагы шартнамә ачыклаячак. Бу шартнамәнең иң мөһим урыны – йортның татарларга биреләчәк вакытын билгеләү. Без инде тәкъдим итәбез мөддәтсез куллануга бирегез дип. Алар инде биш елга дип тырышачак. Әгәр дә элекке кебек тагын бары тик биш елга дисәләр, биш елдан соң яңадан шушы ук хәл булачак.

Чөнки заманалар үзгәреп тора. Бүген Путин белән Шәймиев, иртәгә Сидоров белән Петров дигәндәй. Татарларны беркем дә кайгыртмаячак. Ә инде хәзер 49, я булмаса 99 елга дисәләр, без реаль рәвештә бу йортны ремонтлау, чын-чынлап милли үзәк ясау, реконструкция эшенә тотына алабыз..

- Бу йортны татарларга кайтару зур тантана итеп уздырылган иде. Шәймиев та, Лужков та катнашты. Ул вакытта беркем дә аның бары тик биш елга гына бирелүен белмәде дә, ул хакта уйламады да, шатлык зур иде. Шул кызулык белән бу йортны Татарстан үз биләмәсе итеп рәсми терки алмый идеме?

- Ул вариант беренчеләрдән булып каралды. Татарстан бик теләгән иде шулай хәл итәргә, ләкин аңа рөхсәт булмады.

- Эш хәзер шартнамәдән генә тора, анысы билгеле. Ләкин йорт инде вакытлы булса да татарларныкы. Милли-мәдәни мохтарият тә үзенең эшен шушы йортның язмышы чишелүгә карап планлаштырырга ниятли. Хисап сайлау җыелышын да көзгә, йорт турында карар кабул ителгәч уздырабыз дип калдырдылар. Эш планнары да башкачарак булыр дип көтәргә кирәктер инде.

- Шартнамәнең проектын әзерләдек. Мәңгелеккә дип сорадык. Ничек булып чыгар. Шуннан торачак аның эш планнары да. Биш елга булса, планнар турында сүз дә булырга тиеш түгел. Әнә хәзерге кебек ертылган ленолиумнарга абынып йөриячәкбез. Ул вакытлы йортка кадак та какмаячаклар. Хәзер бу мәсьәләдә кульминация вакыты. Без ничек тә бу йортны бөтенләйгә булмаса, иң кимендә 49 елга алырга тиеш. Әнә шул вакытта инде планнар да шуңа карап кабул ителәчәк.

Бу йортны элегә калдыру өчен дә без Ренат Акчурин һәм Рәсим Акчурин кебек шәхесләребезнең абруеннан файдаландык. Алар президент аппаратына бардылар. Аларның сүзләрен кире какмадылар. Безнең илдә биналарны кире кайтару турында канун юк. Шуның өчен эшне җайлап, сөйләшүләр белән алып барырга туры килә.

- Әгәр дә биш елга түгел, сез сораган вакытка бирделәр ди. Ул вакытта планнар нинди булачак?

- Асадуллаев йортын татар мәдәни үзәге итеп ясау буенча план бар инде. Ул планны тормышка ашыру шактый авыр эш. Биредә Мәскәүдә яшәүче татар эшкуарлары да җәлеп ителергә тиеш. Сабантуйларын үткәрүдә дә үзгәрешләр кертергә кирәк. Сабантуйга ике атна кала аулак өй уздырган сыман йөрү килешкән эш түгел. Дөрес, читтән килеп караучыларга аларның барысы да сизелми. Ике атна гына вакыт калгач инвесторлар эзләп йөрү эшкә битарафлыкны күрсәтә. Аның даими комитеты булырга тиеш.

Аннан соң мили-мәдәни мохтариятнең уставында иң мөһим мәсьәлә дип, мәгариф системасы куелган. Мәскәү хөкүмәте дә, аның парламенты да: “Сезнең этномәдәни мәктәбегез бик яхшы”, дип әйттеләр татарларга. Балалар тәртипле. Наркомания, тәмәке тарту кебек нәрсәләр юк. Татарлар тәртипле халык, тырыш халык. Һәм Мәскәү хөкүмәте Мәскәүнең һәр округында бер мәктәп ачуны сорый. Бу бит парадокс килеп чыга – хөкүмәт сорый, татар дәшми. Бу эшләр сәяси яктан хәл ителгән. Башкасы татарларың үзеннән тора, ләкин аны беркем дә эшләми.

Шулай ук Мәскәүдә Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында да карар бар, ләкин һәйкәл юк. Гадәттә, башка регионнарда татарлар сорап йөри, анда шовинистлар юл куймый. Ә монда киресенчә, хөкүмәт рөхсәт бирә, эш татарның үзеннән тора. Чөнки мили-мәдәни мохтарияткә бу эшләрне башкарып чыгучы кешеләр җәлеп ителмәгән. Картлар йорты түгел бит инде ул, яшьләр, эшкуарлар белән бергә эшләргә кирәк. Болар хәл ителмәслек нәрсәләр түгел.

XS
SM
MD
LG