Accessibility links

Губернаторлар хәрәмләшә


Русиядә иң күп эшсезләр саны һәм хезмәт хакы тоткарланган дүрт төбәк билгеләнәчәк. Губернаторлар эштән китмәс өчен хәрәмләшүгә күчте.

Икътисади кризиска каршы чаралар күрмәүче губернаторларны эштән җибәрү турында Русия президенты Дмитрий Медведев июнь аенда кисәктән иде. Бу хәл Ленинград өлкәсе Пикалево шәһәр халкының хезмәт хакы түләүне таләп итеп, федераль юлны япканнан соң булды.

Медведевның кисәтүе сүздә генә калмас төсле. Чөнки Русия төбәк үсеше министрлыгына иң зур хезмәт хакы бурычлары һәм эшсезләр саны югары булган дүрт төбәкне билгеләү эше йөкләнде. Һәм сентябрь аенда аларның җитәкчеләре эштән җибәреләчәк.

Әлбәттә бер генә губернаторның да “кара исемлеккә” эләгеп үз кәнәфиеннән колак кагасы килми. Һәм Медведевның кисәтүеннән соң, аларның күпчелеге хәрәмләшү эшенә кереште. Ягъни федераль үзәккә җибәрелә торган саннарның күбесе дөреслеккә туры килми.

Башкортстанның берләштерелгән оппозиция координация шурасы вәкиле Рамил Бигнов әйтүенчә, Русия статистикасы мәгълүматлары белән республикадагы профсоюзлар җыйган саннар бер-берсеннән нык аерыла.

Рамил Бигнов
“Безнең хакимиятләр хәл әйбәт дип күрсәтмәкче була. Әмма статистика белән чагыштырсаң, чын хәл бөтенләй башка. Хезмәт хакы бурычларын статистика бер төрле күрсәтә, ә чынлыкта ул 10 тапкырга күбрәк”, ди Бигнов.

Аның сүзләренчә, республикада хәрәмләшүләр элек тә булган. Әмма икътисади кризис башланып, федераль үзәк бу өлкәгә таләпчәнрәк була башлагач, ул тагын да арткан.

“Хәзер бит губернаторларның эше шуның нигезендә бәяләнә. Сәбәп шунда”, ди Бигнов.

“Независимая газета” язуынча, “кара исемлеккә” керергә мөмкин 4 төбәкнең берсе булып нәкъ Башкортстан тора.

Эшмәкәрләрне куркыту

Билгеле булганча, эшсезлек һәм бурычлар турындагы мәгълүматны төбәк хөкүмәтенә күбрәк эшмәкәрләр җиткерә. Шул сәбәпле губернаторлар беренче булып алардан чын түгел, ә үзләренә “кирәкле” саннар таләп итә. Ягъни алар бирә торган хисап башка төбәкләр белән чагыштырганда бик алга киткән булмаса да, алардан артта да калмаска тиеш.

Мисал өчен Сарытаудагы элек 1 мең кеше эшләгән Анатолий Лейрихның “Химформ” ширкәтенә хакимияттән берничә тапкыр кисәтүләр булган. Алар хезмәт хакы тоткарлануын статистика хисабына кертмәскә кушканнар. Юкса ширкәткә прокурор, салым, милиция вәкилләре тикшерүе килергә, хәтта җинаять эше ачылырга мөмкинлеге белән янаганнар.

Март аеннан “Химформ” бөлгенлеккә төшү эшләрен башлап җибәреп, кешеләрне эштән җибәрүгә керешкәч, хакимият идәрәсеннән шалтыратып “хисап вакытына” кадәр генә кешеләрне эштән чыгармаска таләп иткәннәр.

Сарытау эшмкәре моннан баш тарткач аңа кинәт кенә милиция вәкилләре ешлаган.

Төбәк башлыклары эшмәкәрләргә басым ясау өчен төрле юлларны куллана. Мисал өчен Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев эшмәкәрләрне төбәктән сөрү белән янады. Ул хезмәт хакы бурычлары өчен “Рудгормаш” оешмасы җитәкчесе Анатолий Чекменовны “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгарачагы һәм өлкә Думасыннан алачагы белән куркытты.

Губернаторларның хәрәмләшү саннарына таянып, Русия чиновниклары соңгы айларда илдә эшсезләр санының кимүе турында сөйли башлады. Әмма Русия статистикасы мәгълүматлары күрсәткәнчә, кешеләрне эштән җибәрүләр ел башындагы кебек үк югары булып кала.
XS
SM
MD
LG