Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Чечнядан китә


Эстемированың үлеменнән соң “Мемориал” оешмасы Грозныйдагы бүлеген ябып торырга булды. Җирле кешеләр яклау һәм ярдәм табу өметен өзмәсме?

“Мемориал” сәхифәсендә, хезмәткәрләргә куркыныч янау сәбәпле эшне вакытлыча туктатып тору карары кабул ителде, дип әйтелә.

“Мемориал” оешмасының Чечнядагы җитәкчесе Шахман Акбулатов, Эстемирова хокук яклау оешмасының төп һәм иң әзерлекле хезмәткәре булган иде, аның үлеме безнең өчен, яклау сорап килгән бөтен Чечня кешеләре өчен зур югалту булды, диде.

“Мемориал” оешасы башлыгы Олег Орлов, Наталья Эстемированың үлеме артында Чечня президенты тора дип белдергән иде. Ул, кеше хокуклары яклаучысының шулай вәхшиләрчә үтерелүе, гади кешеләрнең яклау табу өметен өзде, диде.

Орлов, Эстемировага янаулар булганын белдек, әмма кешеләрне аннан күчерергә өлгермәдек, диде.

"Безгә килгән кешеләр, “Мемориал”дан башка чынлап та ярдәм итуче һәм яклаучы оешмабыз юк дип әйтә, ди хокук яклау оешмасының Грозныйдагы бүлеге башлыгы Шахман Акбулатов.

Шундый кешеләрнең берсе - Зелимхан Ежиев. 2002 елның гыйнварында аның 22 яшьлек улы Чечнядан Ингушетиядә юлга чыккан, әмма әйләнеп кайтмаган. Ежиев “Мемориалга” килеп улын табырга ярдәм сорый. Шунда ул Наталья Эстемирова белән таныша. Наталья аңа улын эзләшә, милициядә эш ачырга, аны мәхкамәгә җиткерергә, ата кешенең өметен өзмәскә ярдәм итә.
Ежиевның 22 яшьлек улы һаманда да табылмаган.

Ежиевның гаиләсе авылларына коралланган кешеләр килеп, аларны кыерсытканда да Эстемирова янына ярдәм сорап килгән булган. Шушы хокук яклаучы һәм журналистның үлеме бу кешеләр һәм йөзләгән башка чечен гаиләләре өчен зур югалту булды.

“Без “Мемориал”га килә идек һәм ул безгә ярдәм итә иде. Көн булсын, төн булсын, без аңа шалтырата идек, ул һәрвакыт һәр кешегә ярдәм кулын сузды. Ул миңа туганым кебек булды. Аның үлгәнен белгәч, минем хатыным һәм кызларым да елады”, ди Ежиев.

Эстемированың мәете 15 июльдә табылды. Аңы оеннән урлап киткәннәр һәм аңа ике тапкыр аткан булганнар.

2006 елда, Чечняда “Мемориал” оешмасының тагын бер хезмәткәре үтерелде. Ул вакытта табиблар төркемен машинада йөрткән Булат Чилаев урланган һәм соңыннан үтерелгән иде.

“Мемориал” оешмасы җитәкчелеге, Грозныйдагы бүлек кимендә август ахырына кадәр ябылып торачак, ди.

Җирде бүлек башлыгы Акбулатов, “Мемориал” яңадан ачылса да, Эстемированың үлеменнән соң оешма элекке кебек күәтле һәм нәтиҗәле булмаячак, дип әйтте.

Чечняның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Нурди Нухажиев, “Мемориал”ның эшчәнлегенә һәм ябылуына тәнкыть белдерде.
Ул, аннан башка да бик күп оешмалар бар, Чечня өчен бу куркыныч түгел, дип белдерде. Нурди Нухажиев, менә мин китмәдем бит, хәзер 2009 ел, Чечняда бернинди куркынычлар юк, дип белдерде.

Чечняда башка оешмалар булса да, “Мемориал” иң абруйлы һәм иң зурысы дип санала иде. "Новая газета"ның хәбәрчесе Елена Милашева аның ябылуын һәлакать дип атады.
XS
SM
MD
LG