Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйнагетдинов 15 ел төрмә җәзасына хөкем ителде


Башкортстан Югары мәхкамәсе “Уйгыр-Болгар Җәмәгате” исемле оешма әгъзасы булуда шикләнелгән Рөстәм Зәйнагетдиновны 15 еллык кырыс төрмә җәзасына хөкем итте.

Салават шәһәрендә туган һәм шунда яшәүче 38 яшьлек Зәйнагетдинов террор гамәле әзерләүдә, ул террор гамәлендә катнашу өчен кешеләр җәлеп итүдә һәм рөхсәтсез коралга ия булуда гаепле дип табылды.

Зәйнагетдинов 2006 елда Павел Дорохов оештырган“Уйгыр-Болгар Җәмәгате”нә кушылган һәм аның белән бергәләп 2008 елда Зирган касабасының су чистарту корылмасында, Салаваттагы ФСБ бинасында һәм “Салаватнефтеоргсинтез” нефть эшкәртү корылмасында террор гамәлләре әзерләгән диелә.
XS
SM
MD
LG