Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия товарларын Казанга китерү кыен


Төркиянең Мәскәүдәге вәкилчелеге Русия таможнясы эшенә ризасызлык белдереп чыкты, ә Татарстан эшмәкәрләре исә, Казан аша товар кайтару Мәскәүгә караганда да авыррак ди.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Төркия башлыгы Абдуллаһ Гүл белән очрашканда, ике республика арасында товар әйләнеше былтыргы кебек үк, 3 миллиард доллардан да ким булмаска тиеш дигән иде. Әмма Төркиядән товар ташучы Татарстан эшмәкәрләре бүген зур авырлыклар кичерүләрен әйтә. Инде бер ел Русия таможнясында Төркиядән кертелгән товарлар җентекләп тикшерелә икән. Бу исә, әлеге товарларның сату урыннарына барып җитү вакытын озынайта. Шушы көннәрдә Төркиянең Мәскәүдәге вәкилчелеге әлеге мәсьәлә буенча ризасызлык белдереп чыкты. Төркинең Русиядәге сәүдә вәкиле Атилла Кызыларслан сүзләренчә, бүген товар төяп Төркиядән кайтучы йөк машиналары таможняда тиешенчә 3-4 көн генә түгел, ә берничә ай тикшерү уза.

Болай җентекләп тикшерүнең максатын ул Русия җитәкчелегенең бу эш белән шөгыльләнергә тиешле махсус идарә төзү теләгенә бәйли.

“Русия башка бер генә илгә дә мондый кырыс шартлар урнаштырмый. Ил җитәкчелеге шул рәвешле контрабанда белән көрәшә икән, ялгышалар. Чөнки бу юридик, ә икътисади мәсьәлә түгел. Эшмәкәрләр моннан зыян күрергә тиеш түгел”, ди Кызыларслан.

Татарстанда мөселман киемнәре сатучы “Азиза” кибете хуҗасы Рөстәм Бикмуллин да република таможнясында әлеге проблема белән очрашуын әйтә. Алай гына да түгел Мәскәүгә караганда Казанда бу мәсьәлә кискенерәк тора, ди ул.

“Крисизка кадәр Казанда да, Мәскәүдә дә 40 килограмм киемне бер тикшерүсез алып керә идек. Мәскәүдә хәзер дә әле бик игътибар итмиләр. Казанда исә, бик авыр. Ниндидер яңа канун керттеләр. Һәрбер әйберне җентекләп тикшерәләр. Тикшерүсез үзең белән бер-ике күлмәкне генә алып кереп була. Шуңа күрә күп кенә танышларым товарны Казанга Мәскәү аша кертә”, ди Рөстәм Бикмуллин.

Товар кертү шартларын ни өчен авырайталар дигәнгә, Рөстәм Бикмуллин җавап бирергә кыенсынды.

“Сәясәттән ерак торам. Минемчә, Татарстан Төркиягә генә түгел, ә бөтен илләргә карата шундый мөнәсәбәттә. Чөнки кризис вакытында республиканың төп максаты үзендә җитештерелгән товарларга игътибары арттыру. Бәлки бу тыюлар шуның өчен эшләнгәндер”, ди эшмәкәр.

Төркиянең Татарстандагы вәкилчелеге бу мәсьәләгә үз карашларын белдермәде. Чөнки бу сорауны белүчеләр әлегә ялда икән. Әмма аларның фикерләре Мәскәүдәге вәкилчелек белән туры килә, ди биредә эшләүчеләр.

Атилла Кызыларслан сүзләренчә, Русиягә Төркиядән көненә 3 меңгә якын йөк машинасы керә. Һәрберсе айлар буе тикшерү узса, сәүдә бөтенләй туктаячак, ди ул. Инде бүген узган ел белән чагыштырганда, Төркиядән Русиягә кергән товар күләме 55%-ка кимегән. Аның каравы Русиядән Төркиягә булган экспорт Төркиянекенә караганда 5 тапкырга артык (31 миллиард доллар ) һәм ул кимеми.

Мәскәүдәге вәкилләре сүзләренчә, Төркия Дөнья сәүдә оешмасына керүче ил буларак, Русия товарларын кертүгә чикләү куюны түбәнчелек дип саный. Русиядә исә, моның сәбәбен башкадан күрәләр. Русия товарларын кертүгә чикләү куелса, Төркия икътисадына зур зыян киләчәк, ди белгечләр.

Атилла Кызыларслан сүзләренчә, мәсьәләне хәл итү максатында Русия җитәкчелеге ике ил арасындагы товар әйләнешен Төркиядә һәм Русиядә аерым бер ширкәт аша гына чыгарырга тәкъдим итә. Әмма Дөнья сәүдә оешмасына керүче ил буларак Төркия үзендә монополизм булдыруга каршы.
XS
SM
MD
LG