Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә ФСБ совет чорындагы алымнардан ваз кичәрме?


Сергей Крюков интернетта эленгән язмалары өчен “Карамзинка” дип аталучы психик авырулар хастаханәсеннән чыкканнан соң, мәхкәмә бугасасын еш таптый.

“Азатлык” радиосы Сергей Крюковның интернетта эленгән язмалары өчен “Карамзинка” дип аталучы психик авырулар хастаханәсенә урнаштырылу тырышлыклары турында хәбәр иткән иде.

“Бүген бу адәм баласы нихәлләрдә икән?” дигән сорау Хокук яклаучылар оешмасы активисты Мөнир Насыйров белән шул “Карамзинка”га барырга этәргеч бирде.

Баш табиб әйтүенчә, ул бер ай чамасы монда яткач, иреккә чыгарылган икән. Крюков әфәнде белән янә очрашып, аның ничек котылуы һәм апрельдән бирле кайларда йөрүе турында әңгәмә корырга да форсат табылды.

“Миңа кагылышлы карардан соң икенче көнне үк өлкә мәхкәмәсенә, прокуратурага һәм Адвокатлар пулатына мөрәҗәгать иттем. Бу пулат фикеренчә, мин яллаган адвокат Чернышева мәхкәмә барышында, минем “псих”лыгым белән килешеп, канунны бозган. Чынлап та, мин бит аннан мине яклауны көткән идем, ә ул – кире якка авышты да куйды.

Судтан соң икенче көнне үк милиция майоры Бутузов яшәгән йортым янына килеп, телефон аша минем урамга чыгуымны таләп итә башлады. Тартып алынган фотоаппаратымны кайтарып бирү сылтавы белән. Чыкмасаң, ишегеңне ватып керәчәкләр, ди. Ишекне ачмадым, чөнки мәгълүм хокук яклаучылар Лариса Арапны яки Рыбински шәһәрендәге Евгений Новиков алып киткәндәй, мине дә көчләп алып китүләре һәм җәберләүләре мөмкин иде. “Мин кассацион шикаять язу белән мәшгуль әле”, дидем. Аларның тагын нинди дә булса чаралар күрүләреннән куркып, төнен үк шәһәрдән чыгып китәргә мәҗбүр булдым.

4 июньнән бирле Нижгар өлкәсенең Княгинино, Мурашкино, Лысково районнарында үз эшем белән йөрдем. Лысковоның тыйнак кына кунакханәсендә яшәгәндә, бервакыт ишек шакып, 15ләп кеше килеп керделәр. ФСБсы вәкилләре икән – Сергач ФСБ бүлегенә китерделәр. Башта чәй белән сыйладылар. Анна Политковскаяны ялган таратуда гаепләделәр.

Алар фикеренчә, чеченнарның барчасы да бандитлар икән. Сембердә дә җинаятьчел төркемнәр астыртын эш алып баралар. Безнең белән хезмәттәшлек итмәсәң, балаларыңны да күрмәссең, диделәр. Аннан соң мине Ульян ФСБсы кулына тапшырдылар. “Ичкерия-Инфо”ның баш редакторын да тотарбыз, сине дә җавапка тартырбыз диделәр”, ди Сергей Крюков.

"Анда да минем чеченнар белән элемтәдә булуым турында сораулар белән теңкәгә тиделәр. Сине вербовать иткәннәрдер, син акчага эшләгәнсеңдер дип. Ләкин моңа бернинди дәлилләр дә таба алмадылар. Интернетта да, башка мәгълүмат чараларында да миңа карата кылган гаделсезлекләр турындагы язмалар да ярдәм иткәндер дип уйлыйм," ди Крюков.

Бу җәһәттән шуны да өстәп әйтергә кирәктер: чынлап та аның шовинизм гамәлләрен фаш итүче язмалары шовинистик рух белән сугарылган империя тарафдарларының ачуын китерерлек ич. Менә кайберләренең исемнәре генә ничек яңгырый: “Нет христианизации!”, “В России эпоха нового государственного терроризма”, “64-ая годовщина депортации карачаевского и балкарского народов” һәм башкалар.

Сергей Крюков алга таба планнары белән дә уртаклашты. “План бер генә: Русияне бөтенләй ташлап китәргә һәм аның белән бернинди мөнәсәбәтләр тотмаска. Башка планнарым юк та”, диде ул.
XS
SM
MD
LG