Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

НАТО башлыгы хастаханәдә


Брюссельдә НАТО генераль-секретаре Яап де Һооп Схеффер баш миендә кан тамыры тыгылу сәбәпле хастаханәгә салынды.

НАТО сүзчесе әйтүенчә, тыгылган кан тамыры инде чистартылган, әмма ул тикшерелү өчен алдагы берничә көндә хастаханәдә калачак.

Бу ай ахырында де Һооп Схефферның НАТОда генераль секретарь буларак мөддәте чыга.

НАТОның яңа генераль секретаре булып Даниянең элекке премьер-министры Андерс Фог Расмуссен килә.

XS
SM
MD
LG