Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ириналарның язылышырга хокукы бармы?


Гей-парад, Загреб.
Гей-парад, Загреб.

Мәскәүдә яшәүче Ирина Федетова-Фет һәм Ирина Шепитько чит илгә барып язылышырга җыена. Аннан соң алар бу никахны Русиядә танытырга өметләнә.

30 яшьлек Ирина Федетова-Фет һәм 32 яшьлек Ирина Шепитько Сочида очрашкан булган. Шепитько соңыннан сөйгәне янына Мәскәүгә күчеп килә. Хәзер алар гадәти гаилә кебек бергә яши, ял итә, бергә хуҗалык алып бара. "Без дә гаилә, әмма безнең өйләнешү хокукыбыз юк", ди алар.

Ириналар бу елның май аенда, актан һәм карадан киенеп, ЗАГС ягъни Ватандашлар хәлен теркәү Идарәсенә барып карады. Аларны чит ил журналистлары төркеме озатып барды.

ЗАГС хезмәткәре аларның гаризаларын кабул итте, әмма бу парның язылышу үтенече кире кагылды.

Шуннан соң Ириналар Канадага барып язылышырга булган. Шушы илдә бер җенесле никахлар рөхсәт ителгән.

Аннан соң бу пар Мәскәүгә кайтып, Канадада теркәлгән никахны Русиядә танытырга тырышачак.

“Без шундый прецедент тудырырбыз һәм бик күп башка кешеләр дә безгә иярер”, ди Ирина Федетова-Фет.

Русиядә гейлар парының да теркәлеп караганы булды. Активист Эдуард Мишин һәм Башкортстаннан хокук яклаучы Эдуард Мурзин Мәскәүдә ЗАГСка барды һәм кире кагылды.

Эдуард Мурзин, бу Федорова һәм Шепитько парының танылу тырышлыклары Русиядәге азчылыкларның хокукларына игътибар җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип саный. Аларның да башкалар белән бер тигез хокуклары бар.

Һомосексуалларга башкалар белән тигез хокук бирү мәсьәләсе Русиядә соңгы елларда еш күтәрелә. Мәскәүдә ел саен гей-парадлар үтә, аларны ел саен хакимиятләр тыя һәм милиция куып тарата.

Быел “Евровидение” белән бер ук вакытта үткәрелгән парадта Ирина Федетова-Фет та катнашкан. Ул башкалар белән бергә кыйналуын һәм 12 сәгатькә тоткарлануын сөйләде.

2006, 2007, 2008 елда гей-парадлар шул рәвешле куып таратылган иде. Казанда да гей-парад үткәрергә сорап Казан шәһәр хакимиятенә хат язучылар булды. Казан шәһәр хакимиятенә һомосексуаллар исеменнән Дима исемле егет язган иде. Хәзер берләштерелгән хәрәкәт җитәкчесе Камил Закиров, Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, оешманың гей-парад үткәрергә җыенмавын хәбәр иткән.

Ул, мондый чара үткәрергә иртә әле, Казан мериясенең хәл итәрлек башка актуаль мәсьәләләре җитәрлек, дип әйткән.

Русиядә җәмәгатьчелек түземлерәк була башласа да, гейларга мөнәсәбәт һаман да әйбәттән түгел. Моны сораштырулар күрсәтә.

Русия православ чиркәве бер җенесле никахларга каршы килә, моны гөнаһ дип саный.

Ирина Федетова-Фет Русия кануннары чит илдә теркәлгән бер җенесле никахны тыймый дип мәсьәләне шулай хәл итмәкче.
XS
SM
MD
LG