Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиягә татарлар бара


Русиядә армиягә язгы чакырылыш тәмамланды. Хәерчелек, бабайлык тамыр җәйгән Русия армиясе күпләрдә нәфрәт уята.

Элегрәк егетләр армиягә бару белән мактанса, хәзер инде аннан “качып калу” зур батырлык санала. Шулай да язгы чакырылыш гомумән алганда уңышлы узды дип бәяләнә.

Иң яхшы күрсәткечләр һәрвакыттагыча Татарстанныкы. Әгәр 2006 елны республикадан 3,5 мең кеше алынган булса, язгы чакырылышта инде 7 меңгә якын яшьләр киткән. Хәтта Русия премьер-министры Владимир Путин югары күрсәткечләр өчен Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә рәхмәт тә белдергән.

Әмма әледән-әле республикага армиядән гарипләнгән егетләр кайта. Республика җитәкчелеге инде элемтәдә торырга дип армиягә китүче һәр егеткә кесә телефоны да бирә башлады. Шулай ук армиягә бары югары уку йорты яисә урта махсус белем алган, ягъни олырак яшьтәгеләрне генә җибәрү каралды. Әмма югары белемлеләр хәрби хезмәткә барырга бик ашкынып тормый. Шуңа быел Татарстаннан әле генә мәктәпне тәмамлаган 1 мең 300ләп яшьләр китәргә мәҗбүр булган.

Соңгы вакытта планны үтәр өчен армиягә яраклысы да, яраксызы да алына башлады. Хокук яклаучылар елдан-ел чакырылыш вакытында хокук бозулар артуын әйтә. Русия президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте институты һәм хокук яклау үсешенә ярдәм итү шурасы вәкиле Сергей Кривенко белдерүенчә, хокук бозуларның күпчелеге хәрби комиссариатта башкарыла. Һәм дәгъваларның шактые табибларга бәйле.

Әлбәттә элекке заманнарда армиягә бару зур дәрәҗә саналганда күпләр хезмәт итәргә бару өчен киресенчә үз авыруын яшерергә тырышкан, ә бүген хәл бөтенләй башка.

Азатлык Казан урамнарына чыгып моның сәбәпләрен белергә тырышып сораштыру да уздырды:

- Армиягә барасы килми. Чөнки дусларым анда кыйныйлар дип сөйләделәр. Әмма күңелем белән минем хезмәт итәсем килә.

- Мин институтта хәрби кафедрада укыдым. Контракт системасына күчеп беткәнче илне кемдер сакларга тиеш. Шуңа армия кирәк.

-Армиядә башта тәртип урнаштырырга кирәк әле. Элеккеге кебек илгә хезмәт итәм дип горурланып барырлык булсын иде. Анда бару
хәзер куркыныч, чөнки күпме солдатларны табутларда кайтаралар. Минем күршеләремнең уллары армиядән кайтты. Алар кыйнаулар, начар ашатулар турында сөйләде.

- Улларым булса, аларны армиягә җибәрмәскә бар көчемне куяр идем.

- Мин элек 21 ел хезмәт иттем. Әмма хәзер армиягә бармас идем.

- Тагын бер барып кайтыр идем. Анда ашау-эчү турында уйламыйсың. Бар нәрсә дә әзер. Элек без хезмәт иткәндә бабайлык та ул кадәр үк кырыс түгел иде, әллә белгертмәгәннәр генә шунда.

Советлар берлеге таркалганнан соң армиянең элекке торышы да материаль нигезе дә какшады һәм кануннар белән исәпләшмәү башланды.

Белгечләр әйтүенчә, бабайлык ул элек тә булган. Хәтта 60нчы елларда аңа каршы көрәш институты да төзелгән. Әмма моның файдасы гына булмаган.

Бүгенге көндә дә бабайлыкны бетерү юллары турында беркем киңәшләр бирә алмый. Күпләр исә моңа карата катырак җәзалар кулланырга кирәк дип саный. Әмма әлегә армиядә башбаштаклыклар дәвам итә. Шул сәбәпле, аннан “качып йөрүчеләр”нең дә саны әле шактый кала. Русия хәрби көчләр генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов әйтүенчә, быел аларның саны 7 мең 100 кешегә җиткән.
XS
SM
MD
LG