Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:14

Wiki: татарча 4, чувашча 10 мең мәкалә


Википедияда татарга да, күршеләренә дә урын бар.

Википедияда татарга да, күршеләренә дә урын бар.

Соңгы биш елда "ятып торган" татарча Википедия ике-өч айда ике йөзләп мәкалә элеп дүрт меңлек чиген узды.

Бу "Вконтакте.ру" кебек татартелле яшүсмерләр һәм яшьләр "ишелеп кереп утырган" иҗтимагый челтәрдә туган телен яратучыларның махсус төркем өмә оeштыруы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тик чувашларны куып җитәргә ерак әле. Аларда мәкаләләр саны ун меңнән артык.

Латин башлады, кирилл дәвам итә

3900-дан артык мәкаләгә бер йөз мәкалә өстәлгәч, ни өчен татартелле Википедия (Wikipedia.org, Wikipedia Wiki) белән кызыксыну туды соң? Күпләр татарча сәхифәне моңарчы кемнәр тутырган яки ни өчен ул тоткарланып торган, дип сорарга да мөмкин. Серне бераз ачыйк: аны бер кеше, дөресрәге шул аноним булып калырга теләгән шәхес корган робот тутырды. Aннары кулланучы яки укучысы аз булудан гарык булып ул туктап калды. Татарча версия аз кулланылучы латин хәрефендә башланды бит. Бүген исә милли Википедияне гадәти татар мәктәпләрендә укыган яки татар матбугатын, китапларын укучылар өчен гаммәви кирилл әлифбасында торгызалар. Ни дисәң дә, латин әлифбасы тормышка аша алмый калды бит. Тик татарчаны кирилдә дә кулланучы аз, дип оештыручылар зарлана.

Яңалары да шыпырт, аноним, "сатылырга теләми"

Һәм яңа "хуҗалар" да искесе кебек: үз шәхесләрен ачарга да, тавыш белән радиога сөйләргә дә теләми. Бу тыйнаклык та, савап өчен эшләүне дә, татар теле өчен көрәшүнең куркыныч булуын да дәлилли ала. Татарча Wikiнең элеккеге "хуҗасы" да хөкүмәт түләгән өчен яки дәүләт контролендә татар телен "үстерүче" түгел иде. Бүгенгеләре дә иске совет җирендә, нинди система астында яшәүләрен белеп гамәл кыла кебек. Алар эшләрен ихластан һәм изге максат белән башкара. Тик зур көндәшләре бар: халык татарча белем яки мәгълүмат алып газапланырга әллә ни теләми. Татар үзенә кирәкне урысча гына эзли.

Халык үзе тутыра торган белешмә

Википедия һәркем үзе тутыра алган электрон энциклопедия. Википедиягә бөтен теләгән кеше дә язмаларын өсти ала. Әйтик ут күршеләр урыслар үз телләрендә һәр көнне берничә дистә яки йөзләрчә мәкалә элеп тора. Дөрес шул ук урыс бүлегендә татар, башкорт, удмурт яки мари турында да мәкаләләр эленә. Урыстелле булсалар да, җаны татарга тартылган татарлар тырышып шунда ук татарлар турында мәкаләләрне урнаштыра. Андыйлар арасында Нью-Йоркта яшәүче журналист Сабирҗан Бәдретдин дә бар. Ул интернеттагы блогларда яки форумнарда Википедиядәге урыстелле бүлеккә татарлар турында язмалар элүен искәрткәләгән.

250-дән артык телдә бүлекләре бар

Белешмәдә татарга кем "тиң"? Әйтик бер санда чамасы мәкалә белән якут-саха теле катнаша. Ә үзбәкләрнеке исә 7 меңнән артык. Шулай ук кулланучыга таныш булмаган яки аз таныш булган телләр арасында әйтик: окситан , идо, арагон яки винарай кебек телләр дә очрый.

Википедия телләрнең кадерен дә күрсәтә ала

Шулай итеп, Википедия барлык телләргә дә бердәй мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул шул телләрдә сөйләшүче яки язучы кешеләрнең чынбарлыктагы үз телләренә булган кадерен яки кулланылыш мөмкинлеген дә күрсәтә ала. Әйтик, иң күп мәкаләләр саны инглиз телендә. Ул телдә өч миллионга якын бар. Алман телендә исә 900000 чамасы мәкалә эленгән. Французча 800 000 чамасы. Урысныкы исә 400 меңнән арткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG