Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста туучылар арткан


Кризис башлану белән гаилә кору, бала табу кимер дип фаразланган иде. Бүгенге вәзгыять киресенчә, никахлар ныгый, туучылар саны арта.

Кризис чорында Татарстанда никах теркәүчеләр һәм балалар туу саны арткан. 2009 елның ярты еллык нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 22539 бала туган. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 7,5% арткан.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, кризис чорында мондый югары күрсәткечләр булуы көтелмәгән. “Чөнки социология белгечләре кризис башлану белән өйләнешүчеләр, бала табучылар саны кимиячәк дип фаразлаган иде. Әмма безнең нәтиҗәләр башканы күрсәтә. Авыр заманалар булуга карамастан, гаиләләр корыла, балалар туып тора”, ди Эльмира Зарипова.

Дөньяда эшсезлек, кризис хөкем сөргән заман булуга карамастан, балаларның 50% беренче, 30% икенче һәм 20% гаиләдә өченче сабый булып туган. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, соңгы елларда үткәрелгән сәясәт, ил күләмендә кабул ителгән ана капиталы, яңа карарлар бала табуга әллә ни зур этәргеч ясамый.

“Тормыш авырлыклары бала тапмау өчен сәбәп түгел. Чөнки гаилә кору, бала табу иң зур кешелек кыйммәтләре булып тора. Минемчә, шунлыктан ата-аналар материаль ярдәмгә генә кызыгып бала тапмый”, дип әйтте ЗАГС идарәсе җитәкчесе.

Бүгенге көндә демографик үсешнең төп сәбәпләренең берсе –үзгәртеп кору чорында Горбачев аракы эчүне тыйган вакытта туган балаларның гаилә корып, бала табулары булып тора. “1985-1987 елларда балалар туу бермә-бер арткан иде. Хәзер шушы балаларга 22-24 яшь тулып, алар гаилә кора башлады. “Горбачев балалары”ның саны күп булгач, ул бүгенге демографик үсешкә тәэсир итә”, диде Эльмира Зарипова.
Эльмира Зарипова


Кайбер рәсмиләр кризис булуга карамастан, Татарстанда туучылар саны арта дип халыкның гомум кәефе шәп булуга ишарәләргә тырыша. Мәсәлән, май аенда улы туган Алинә, финанс кризисына кадәр авырга узган идем дип әйтә. Димәк, 2009 елның беренче ярты еллыгында дөньяга килгәннәр кризис балалары булып исәпләнсә дә, әти-әниләре аларны табу турында узган елның август аенда ук хәл иткән булган.

Әйтергә кирәк, гаилә коручыларның яше соңгы бер-ике ел эчендә үсүгә таба бара икән. Элекке еллар белән чагыштырганда ел ярымга, ике елга олыгаеп өйләнешү гадәти күренеш. “Элегрәк кияүгә чыгучы хатын-кызларга уртача 20-21 яшь, ә өйләнүче ир-атларга 24-26 яшь иде. Хәзер исә хатын-кызлар 22-24 яшьтә, ә ир-атлар 30 яшьтә гаилә кора”, ди ЗАГС идарәсе җитәкчесе.

Гаилә коручыларның яшьләре олыгаюны Эльмира Зарипова, ир-атларның бу эшкә җаваплы каравы белән аңлата. “Хәзер ирләр гаилә корганчы яхшы эш табып, аякка баскач кына, гаилә кору турында уйлана”, диде Эльмира Зарипова.

Әйтергә кирәк, Фәннәр академиясенең “Гаилә” үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, яшьләр киләчәкләре турында ныклап уйлаганнан соң гына, гаилә кора икән. Шулай ук сораштыру нәтиҗәләренә караганда, гаиләләр 2-3 бала табу турында уйлый икән.

Гаилә кору дигәннән, Эльмира Зарипова сүзләренчә, быел халык сихри сан дип кабул иткән 07.08.09 һәм 09.09.09. көннәрендә язылышырга теләүчеләр узган елның 08.08.08. белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк.
XS
SM
MD
LG