Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Газетта сүз хастаханәләрдәге ришвәтчелек, балигъ булмаган үсмерләрнең җинаятьчел эшчәнлеге, эчке эшләр хезмәткәрләренең хокук яклау оешмаларын тентүе турында бара.

Табиблар һәм тарифлар

“Тыелган тема” сәхифәсендә газетның Кама аръягындагы махсус хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗин табиблар эшчәнлегенең караңгы ягына күз салган. “Соңгы елларда ак халатлыларның күпчелеге биргән Гиппорат антына хыянәт итү юлына басты. Моңа мисаллар буа буарлык, ди Хуҗин. Автор Казанның яман шеш авырулары хастаханәсендә булып кайткан танышының сөйләгәннәрен яза. Авыруның сүзләренә караганда, табибка күренү гадел булмаган шартларда бара.

Кабинетлар төбендәге су буе чиратларны көтәргә теләмәсәң, медицина карталары арасына 300-500 сум акча тыгып бирергә кирәк. Кабинетларда йөрү өчен генә түгел, операция өчен, караучы табиблар һәм шәфкать туташларының хәерхак мөнәсәбәте өчен дә шактый сумма чыгарып салырга кирәк. Һәр кеше әти-әнисе, якын кешесенең озак яшәвен тели. Акчасы булмаса, чарасыздан әҗәткә булса да алып тора, ди автор. Ул үзенең башыннан кичкән ришвәт бирү тарихын ачынып сөйли. Автор даруханәләрдәге препаратларның ни өчен кыйммәт булуын да ачыкларга тырышкан.

Илдә ниләр бар?

Әлеге исемдәге сәхифәдә көн кадагына сугучы күп кенә хәбәрләр урын алган. Атна дәвамында криминал яңалыкларның күп булуы күзгә ташлана. “Криминал хроника” язмалары җинаятьләр турында бәян итә. “Фатирың шул ук, салымы икенче” язмасында авторлар торакка салым шартлары үзгәрүен яза. Үзгәрешләр шуннан гыйбарәт – салым күләме тагын артачак.

Татарстан милиция хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарту буенча алдынгы урынга чыккан.

Бүленгәнне бүре ашар

“Тормыш сулышы” сәхифәсендә Киров өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Камил Әхәтов киләчәктә милләт тормышын ничек итеп яхшырту юллары турында уйлана. Татарстаннан читтә яшәүче буларак, күп кенә мәсьәләләргә ул үзенчә карый. “Булган милли берләшмәләрне бер-берсенә каршы кую дөресме? Урын өчен көрәшеп, асыл егетләребезне җәберләргә сәбәп кенә чыга. Рәсми танылган Татар конгрессы бар. Ник зыялыларга аның тирәсенә тупланмаска? Эшчәнлеге белән канәгать түгел икәнбез, кыюрак акдымнар ясарга тырышыйк,” ди автор.

“Кызыл Шәрык” “Чаянны” яратмый

Соңгы вакытта ширкәт тирәсендә ыгы-зыгы купты. Илфат Фәйзрахманов бу мәкаләдә килеп туган хәлгә ачыклык кертергә тырыша. Аерым алганда, журналист “Кызыл шәрыкның” “Чаян” журналы белән чыккан низагын сурәтли. Мәхкәмә Күгәй авылы пайчылары һәм ширкәт арасындагы җәнҗалны яктырткан мәкаләне инкарь иткән язма бастырырга тиеш, дигән карар чыгарган. Ә әхлакый зыян өчен соралган 2 миллион сумлык дәгъваны нигезсез дип тапты. “Кызыл Шәрык” карар белән канәгать түгел.

Чаян да үз чиратында ширкәтне мәхкәмәгә бирергә җыена. “Бәлкем , “Кызыл Шәрык” леләргә шушы җәнҗалларны бетерү , журналистларга тәнкыйть мәкаләләре язу өчен җирлек калдырмаска тырышырга кирәктер? Ул чагында журналистлар инвесторларны гына түгел, халыкны да матур язмалар белән кинәндерер иде,” ди автор.

Үлем чәчүче балалар


Әлеге исем астындагы язма мәктәп яшендәге балаларның белем йортларында әфьюн таратуы, аларның ни рәвешле эш итү ысулларын яктырткан. Автор шундый берничә очракны сурәтләгән.
XS
SM
MD
LG