Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда кризис мигрантларны җинаятьчелеккә этәрә


Самар “Дуслык йортында” эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре милли хәрәкәт җитәкчеләре белән очраштылар. Сүз Самар өлкәсенә чит мәмләкәтләрдән килүчеләр турында барды.

Баштан ук шуны искәртеп узу кирәктер, Самарда эчке эшләр идарәсе “Дуслык йорты” белән тыгыз элемтәдә эшли һәм мигрантлар сәясәтенә кагылышлы мәсьәләдә уңай нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Эш шунда ки һәр милли үзәк - ул мәгълүмат чыганагы һәм менә шул потенциалны ике як та әлегә оста файдалана.

Миграция хезмәткәрләре өлкәдә килеп туган вәзгыять турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Ә уйланырлык нәрсәләр бик күп. Узган ел белән чагыштырганда быел Самар өлкәсенә күчеп килүчеләр саны кимегән, шулай да бу сан әлегә бик зур, инде йөз мең кеше килгән.

Күчеп килүчеләрнең 25% гына рәсми рәвештә эшли икән. Калганнары исә салым түләмичә генә эшләп көн күрә, иң куркынычы җинаятьчелеккә дә басалар.

Самарга БДБ дәүләтләреннән халык агыла. Үзбәкстан, Таҗикстан, Азербайҗан, Кыргызстан, Украинадагы эшсезләр Самарга юл тота. Дөрес, чын капитализмда нык басып торучы Германиядән, Төркиядән, Кытайдан килүчеләр дә җитәрлек. Соңгылары бернәрсә белән аерылып торалар, алар җинаятьчелеккә чуммаганнар.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, кеше үтерү, көчләү буенча Самарда үзбәкләр беренче урында, алар артыннан таҗиклар, азәриләр, әрмәннәр бара.

Эчке эшләр идарәсе офицерлары Николай Рудаков һәм Владимир Петухов белдерүенчә, мигрантлар органнар тарафыннан күзәтү астында булса да, җәмәгатьчелек тарафыннан да ярдәм сорадылар.

Миграция җимешләре татар милләтенә дә кагыла башлады. Әнвәр Сәгъдиев ун ел элек үк Үзбәкстаннан чыгып киткән, кайда гына булмаган, зинданга да эләккән. Бүген аның ике аягы да киселгән. Бүген ул картлар йортында яши. Әмма аның бернинди документы юк, теркәлеп өч ел узгач кына ул Русия ватандашлыгын ала алачак.

Бер айдан соң Самар картлар йорты аны урамга чыгарачак. Чөнки кануннар буенча билгесез кешене ике ай гына тота алалар. Миграция хезмәткәре Геннадий Тарасовның бу мәсәләгә карашы да өмет тудырмый.

“СССР империясе таркалды, ә варисчысы Русия аның чирләрен хәзер үз җилкәсендә татый. Азия, Кавказ якларыннан килгән егетләр һәм ирләр иң авыр җир эшләрен башкаралар, шулар өстенә алар Самарда инде җинаятьчелек буенча алгы сафларга чыгып баралар”, диде Геннадий Тарасов.
XS
SM
MD
LG