Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Клинтон: АКШ беректәшләрен саклауны көчәйтергә әзер


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әгәр Иран үзенең атом програмыннан баш тартмаса, Кушма Штатлар төбәктәге үз беректәшләрен саклауны көчәйтергә әзер дип белдерде.

АКШ һәм аның беректәшләре Тәһран атом коралы ясарга тели дип борчыла.

Тәһран исә үз атом програмының бары тик энергия алу өчен тыныч максатта гына эшләвен белдерә һәм БМОның атом эшчәнлеген туктату таләпләренә буйсынмый.

Бүген Тайланд сәфәре барышында Клинтон АКШ әле дә атом сөйләшүләре өчен ишекләрне ачык тотачак әмма ул ишекләр мәңге ачык тормаячак диде.

XS
SM
MD
LG