Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Татарстан җитәкчелеге югары мәгарифкә игътибарны арттыра. Килешүләрнең югары нәтиҗәлелегенә шик белдерүчеләр дә бар.

Мәгариф көчле булганда гына, төбәк икътисади инвестицияләр җәлеп итә ала. Бу тармак Дөнья банкын да битараф калдырмый. Шушы көннәрдә республика җитәкчелеге әлеге банкның Мәскәүдәге вәкиле Клаус Роланд белән очрашып Татарстан мәгарифенең киләчәге турында сөйләште, 2015 елга кадәр уртак хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.

Казан Ратушасы бинасында ресупбликаның 8 әйдәп баручы югары уку йорты җитәкчесе үзләренең үсеш планнары блән таныштырды. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә исә, бүген Татарстанда “Киләчәк” дип аталган мәгарифне үстерүче стратегия әзерләнә. Дөнь банкы белән бергәлектә башкарылган бу эшләрнең уңышы турында мәгариф министрлыгы төгәл әйтә алмый. Чөнки бүген Татарстанда ике югары уку йорты гына республикага карый, калганнары барысы да Русиянеке, ди мәгариф министры урынбасары Вадим Хоменко.

“Татарстан мәгариф министрлыгы карамагында бары тик Әлмәт нефть һәм Әлмәт муниципаль югары уку йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары урта белем бирү йортлары гына керә. Башкалар Русия мәгариф министрлыгына буйсына. Дөнья банкы исә, мәгарифнең үсеш стратегиясен билгеләми. Ул бары тик республика мәгариф тармагын өйрәнеп кайсы якка таба камиләшергә икәнен күрсәтеп торучы гына. Стратегияне сә, Татарстан уку йортлары үзләре билгели. Һәм бу програмнарны алар Татарстан җитәкчелеге белән Дөнья банкы башлыкларына күрсәтергә тиеш була. Банкның төп максаты исә, Татарстанда мәгарифне үстереп, бу төбәккә күбрәк инвестицияләр җәлеп итү. Шуңа күрә банк күбрәк бу мәсьәләгә икътисади яктан карый”, ди Вадим Хоменко.

Дөнья банкы вәкилләре исә, үз чиратында, инде берничә ел Татарстаның мәгариф системасына кагылган тикшерүләр үткәрә. Аның нәтиҗәсендә банк вәкилләре республиканың 17 югры уку йоты җитәкчесе белән очрашып сөйләшкән. Ректорларга Русиядә Казан югары уку йортларының дәрәҗәсен һәм төбәк үсешендә югары уку йортларның ролен арттыру турында сораулар бирелгән.

“Татарстанның югары уку йортларында яхшы белгечләр әзерлиләр. Безнең укучыларның күп кенә олимпиадаларда, конференцияләрдә алдынгы урыннар яулавы моңа дәлил. Әмма Татарстанда укыткан белгечләрне биредә саклап калу проблемасы бар. Мәсәлән, 10 акыллы башның 9-ы республикадан китә. Русиядә дә шул хәл. Татарстанда белем бирү көчле булса да, монда белгечләргә мохтаҗлык һәм аларны хөрмәт итү юк. Акча ягыннан да республика яхшы белгечләрне югары хезмәт хакы белән тәэмин итми. Шуңа күрә күбесе чит илгә китә”, ди Вадим Хоменко.

Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин фикеренчә, Татарстанга мәгариф башкаласы буларак камилләшергә кирәк. Чөнки болай булгада Русия яшьләренең иң акыллылары Казанга агылачак. Шулай ук Казанда Универсиада уеннарының узуы да яшьләрне җәлеп итәчәк, ди Метшин.

Дөнья банкының Мәскәүдәге вәкиле Клаус Роланд та мәгарифкә игътбарны арттырырга кирәк,ди. Аның фикеренчә, бүген Татарстан нефть һәм башка табигать байлыклары белән дан тота. Әмма бу чималлар кайчан булса да бетәчәк. Ул вакытта икътисадны нык тоту өчен мәгариф системасы яхшы булырга тиеш, ди ул.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республиканың бүгенге мәгарифе социаль икътисадый үсеш таләпләренә туры килми ди. “Алдагы елларда да, элекке кебек мәктәпләр ачып, аларны компьютерлар белән тәэмин итеп кенә утырсак, камиллеккә ирешә алмаячакбыз. Мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп корырга кирәк”, ди Гыйльметдинов. Мисал итеп ул Сингапурга туктала. “Халкы Татарстанныкы кебек булса да, биредә 11 югары уку йорты гына, бездә исә 95. Әмма күләме булып кына, сыйфаты юк икән, бу мәгарифкә файда китерми”, ди министр.

XS
SM
MD
LG