Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:50

Төркмән президенты операция ясады


Төркмәнстан президенты Гурбангули Бирдемөхәммәдов Ашгабадта яңа онкология хастаханәсе ачты һәм анда иң беренче операцияне үзе ясады.

Хәбәр агентлыклары белдерүенчә, теш табибы булырга укыган Бирдемөхәммәдов бер авыруның колак артындагы зур булмаган шешен кисеп алган.

Бу операция барышында президентка җирле һәм алман табиблары ярдам иткән.

XS
SM
MD
LG