Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гонгадзены үтерүдә шикләнелүче яллаучыларын атый


Украинада 2000 елда журналист Георгий Гонгадзены үтерүдә шикләнелүче Алексей Пукач үтерүгә яллаучыларның исемнәрен атаган.

Украина иминлек хезмәтенең җитәкче урынбасары Василий Грицак әйтүенчә, сишәмбе кисендә кулга алынган Пукач шулай ук бу үтерүгә катнашы булуын да таныган.

Милиция генерал-лейтенанты Пукач 2003 елда качкан. Тагын 2 елдан аңа карата Гонгадзены үтерү гаепләве чыгарылган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Пукач Гонгадзены күзәтүне оештырган һәм аны көч белән алып китүче милиция хезмәткәрләре төркемен җитәкләгән.

Пукач шулай ук төп үтерүче дә санала.

Былтыр бу үтерүдә катнашкан 3 кеше озак вакыт төрмә җәзасына хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG