Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights First Казан хокукчыларын яклый


Human Rights First оешмасы Казан кеше хокуклары яклау үзәгендә һәм "Агора" төбәкара хокук яклау берләшмәсендә тентүләрне хөкем итә.

Кушма Штатларда урнашкан Human Rights First оешмасы Татарстанда Казан кеше хокуклары яклау үзәгендә һәм Агора төбәкара хокук яклау берләшмәсендә тентүләр үткәрүне хөкем итеп чыкты.

Human Rights Firstның халыкара сәяси киңәшчесе Неил Һикс “мондый рейдлар Русиядә бәйсез кеше хокуклары оешмаларын бюрократик һәм хокукый эзәрлекләү ысулларының берсе”, - диде.

“Без көч кулланмыйча кеше хокукларын яклаучы оешмаларның канунлы эшчәнлегенә тыкшынулар дәвам итүгә бик тә борчылабыз. Рәсми эзәрлекләүләр Русиядә үзләренә карата дошманлык шартларында эшләүче кеше хокукларын яклаучыларга карата янаулар, көч кулланулар һәм җәзага тартуларга өстәмә буларак карала ала”, - диде Һикс.

Павел Чиков
Агора хокук яклау берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков чәршәмбе тагын Татарстан эчке эшләр министрлыгында сорау алу тартылды.

Финанс эшчәнлеген тикшерү сылтавы белән тентүләргә дучар булган әлеге 2 оешма бу чараларны милициянең канун бозуларына каршы көрәш алып баруларына җавап дип саный.

Human Rights First Русиянең башка төбәкләрендә дә кеше хокукларын яклаучыларга карата эзәрлекләү, һөҗүмнәрнең соңгы арада көчәеп китүенә борчылу белдерә.

Ул арада Карелиядә “Гаделлек” исемле хокук яклау оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Андрей Кулагинның үтерелүе турында хәбәр килде.

“Гаделлек” оешмасы белдерүенчә, Кулагин бу елның май аенда югалган булган.

Чәршәмбе исә Петрозаводский шәһәре янында аның мәете табылган.

“Гаделлек” төбәкара оешмасы 2006 елда оештырылган.

Аңа ватандашлык хокукларын яклауга ярдам итү максатында эшләүче юристлар керә.

Наталья Эстемирова Чечнянең Кошкелди авылында җирләнде
Июль уртасында Чечнядә хокук яклаучы Наталья Эстемированы билгесез кешеләр өеннән алып китеп үтереп ташлады.

Чәршәмбе төрле илләрдән бер йөздән артык күренекле шәхесләр, зыялылар, шул исәптән Нобель бүләге ияләре Русияне Эстемированы үтерүчеләрне табарга чакырып ачык хат чыгарды.

Британиянең абруйлы Guardian басмасында чыккан ачык хатка имза куючылар Эстемирова Чечнядә кеше хокукларын бозулар турында дөреслекне әйткән өчен үтерелде ди.
XS
SM
MD
LG