Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык идарәсен кертү хыялы


Җәмәгатьчелек оешмалары референдум үткәрү мәсьәләсен тикшерә.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының һәр атнада уза торган уртак утырышы үтте. Анда республика коммунистлары берлеге вәкиле Ринат Үтәшев референдум уздыру кирәклеген күтәрде. Ул әлеге мәсьәләдә бер төркем оешуын, аларның референдумга чыгару өчен ике сорау әзерләүләрен хәбәр итте.

Аңа караганда, беренче сорау халык идарәсен кертү турында. Анда сүз судьяларны халык сайлау, судья һәм депутатлар эшчәнлегенә аерым бер вакыт саен халыкка бәя бирү мөмкинчелеге тудыру турында бара. Алар референдумга шушы сорауны гына әзерләгән булганнар һәм әлеге мәсьәләдә башкорт җәмәмгатьчелек оешмаларына мөрәҗәгать иткәч, алар мөстәкыйльлек мәсьәләсен дә керткән очракта гына яклаячакларын белдергәннәр.

Шуңа икенче сорау итеп республиканың мөстәкыйльлеге кертелгән. Татар җәмәгатьчелек оешмалары бу башлангычны хуплауларын белдерделәр. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин сүзләренчә, бу барып чыкмаган очракта да үзенә күрә зур эш булачак. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин әлеге мәсьәләдә кануннарны өйрәнеп тагы бер утырыш уздырырга чакырды. Утырыш шундый фикердә тәмамланды.
XS
SM
MD
LG