Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Сюмси районы Кильмезь авылы мөселманнары март киңәшмә уздырып, авылда мәчет салырга дигән карар кабул итәләр. Күптән түгел иман йортының нигезе урынында беренче таш салынды.

Кильмезь авылында 275 татар кешесе яши. Районда да аларның саны 400-ләп кенә.

Кильмезь авылы табигатьнең матур бер почмагында - урман арасында урнашкан. Сюмси авылы турында 1615 елда беренче тапкыр халык санын алу вакытында мәгълүматлар язылып калдырылган. Ә менә Кильмезь авылына үткән гасырның 40-нчы елларында нигез салынган дип сөйләде авыл халкы.

Моңа кадәр биредә Сталин чорында хөкем ителүчеләрне тоту өчен бараклар гына булган. Сугыш елларында заводларны утын белән тәэмин итү максатыннан бирегә кешеләрне махсус җибәргәннәр. Алар арасында татарлар саны да күп булган. Нәкъ шул чордан тупланып калган да инде авылда татарлар. Чит җиргә килеп урнашсалар да, үз гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылган алар. Тик җыелып гыйбадәт кылу өчен мәчетләре булмавы мөселманнарда борчу тудырган.

Мәхәллә мөселманнары агымдагы елның мартында киңәшмә уздырып, авылда мәчет салырга дигән карар кабул итәләр. Моның өчен җир бүлеп бирү, төзелешне финанслау буенча эш башлыйлар. Инде май урталарында авыл үзәгендә булачак мәчеткә бүленеп бирелгән мәйданны чистарту буенча беренче өмә оештырыла.

Май азагында иман йортының нигезе урынында беренче ташны кую вакыйгасына авыл халкы гына түгел, башка шәһәр, авыллардан да бик күп мөселманнар җыела. Булачак иман йортының нигезендә намаз укыла. Әлеге тантанада Удмуртия Диния назәрәтеннән дә вәкилләр катнаша. Алар арасында Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин дә була.

“Ай ярым элек без килеп киткән идек. Әле бер нәрсә дә юк иде. Хәзер инде мәчетнең бинасы күтәрелгән”, диде Фаиз хәзрәт.

Төзелеш эшләре белән танышырга килгән Удмуртия Диния назәрәте вәкилләрен авыл халкы тагын зурлап каршы алды. Хәзрәт тә буш кул белән килмәгән. Аларга мәчет төзелешенә багышлап чыгарылган «Мөслим» газетын бүләк итеп таратты. Аннан соң башкарылган эшләр белән танышып чыкты. Биредә хәтта ифтарлар уздыру өчен аерым бүлмә булачагын ишетеп, сөенечен дә белдерде.

Мәчетнең бинасы күтәрелгән. Аның түбәсе дә ябылган. Инде тәрәзәләр, ишекләр кую, идән һәм түшәмнәрне ясап бетерү - чираттагы эшләр. Аларны тиз арада башкарып чыгу өчен мөфти ярдәм итү юлларын эзләргә ышандырды.

“Карадык, чыннан да, бергә эшне алып баралар. Билгеле булды, мөселманнар гына түгел, башка диннән булган кешеләр дә ярдәм иткән. Мөфтияттән кардәшләребез Нәгыйм Каюмов, Нәфис Ихсанов, Рөстәм Шәгыев һәм башкалар шундый эшләрдән читтә калмыйлар, алар ярдәм итәргә әзер. Ләкин бер шарт – бу мәчет бикле торырга тиеш түгел. Анда гыйбадәт кылырга, балаларга дин сабаклары укытырга”, диде Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.


Кильмезьдә мәчет салу турында мөселманнар күптән хыялларында йөрткән. Әмма этәргеч биргән берничә вакыйганы искә алырга кирәк. Беренчедән, Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин шушы авылдан ерак булмаган Киров өлкәсе Кильмезь авылында Сюмси районы Кильмезь авылы имамнары белән очрашуда мәчет төзү турында уйланырга, кирәк икән ярдәм итәргә дә тәкъдим иткән.
Икенче бер очрак турында Әминә ханым Грещишен сөйләде.

“Кече улым Маратның никах мәҗлесендә олы улым Владислав башка диннәрнең гыйбадәт биналары бар. Нигә татарлар таркау, әйдәгез бер мәчет салабыз, үзем проектын һәм бурасын кайгыртам диде”.

Уңышлы эшләп килүче Владислав Грещишенга үзенең эшен киңрәк җәелдереп җибәрү өчен дә, шулай ук башка кирәк-яракларына да акча таләп ителәдер. Шулай ук бүген дөньяда купкан кризис дип тә читтә калырга мөмкин иде. Ә Владислав Грещишен төзелешне башлап җибәрергә этәргеч биргән.

“Яшүсмерләр телебезне онытмасын, матур гореф-гадәтләребез, алар бик көчле, дәвам итүен телим”, диде Владислав.

Әнисе Әминә апа да улының шундый эшне башлап җибәрүеннән, һәм көн саен диярлек төзелеш мәйданында булып, башкарылган эшләрне күзәтеп торуыннан канәгать.

“Мәчет төзелешен башлап җибәрдек, әмма очына чыга алырбызмы дип бик борчылдым. Аллага шөкер, тиешле документлар да вакытында эшләнде. Акча юк дип торган заманда олысы-кечесе акча белән дә, кул көче белән дә ярдәм итәләр. Аеруча Кильмезь мәктәбен быел тәмамлаган һәм өлкән сыйныфларда укучы яшүсмерләр бик булышты”, дип уртаклашты имам Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин.

Мәчетне халык төзелеше дип әйтергә мөмкин. Олылар кем ничек булдыра ала, ярдәмгә килә. Әби-апалар осталарны тәмле ашлар белән сыйлый.

Кильмезьдә яшәүче дин кардәшләребезнең күпчелеге дини йолаларны әби-бабаларыннан өйрәнеп калган. Әмма укытучы булса, белемнәрен арттырырга ниятләре юк түгел, дип уртаклаштылар Бибисания Нәгыймуллина, Миңнегөл Гайнетдин кызы.
Мәчет буласы урында беренче намаз

Төзелеш мәйданында башкарылган эшләрне карап, киңәшләшкәннән соң, мөфти ярдәмчеләре белән авыл мәктәбендә халык белән очрашты. Фаиз хәзрәт чыгышында мөселманнарның бердәмлегеннән һәм төзелешне җитез алып баруларыннан сөенечен җиткерде. Киләчәктә ислам дине нигезләрен үзләштерүдә дә ярдәм итәргә ышандырды.

Мөфти ярдәмчесе Нәфис Ихсанов әйтүенчә, дөньяны болгаткан, күпләрне куркыныч алдына куйган кризисның Кильмезь мөселманнарына кагылмаган. “Моңа дәлил булып аларның бердәм булып төзелеш алып барулары тора. Иң мөһиме иман йорты буш тормаска тиеш”, диде Нәфис Ихсанов.

Бераз соңрак шушы ук залда авыл хатын-кызлары өчен аерым сөйләшү дә булды. Алар алдында Ижау мәчете мөгаллимәсе Нәзимә ханым Ихсанова чыгыш ясады. “Әни-әбиләр гаилә нигезен саклап торучылар. Шуңа да йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне көндәлеккә кертүдә, туган телебезне өйрәтүдә әни-әбиләребез җаваплы”, диде мөгаллимә.

Динебез нигезләре, ислам кануннары белән кызыксынучы яшьләр дә юк түгел Кильмездә. Егетләр хәтта фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә. Ул гына түгел фәнни язмалары белән регион һәм Русия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү дә яулаган алар. Руслан һәм Дамир Вәлиевлар, Илнур Нәгыймуллин һәм башка шушындый егетләр турында Кильмезь мәктәбе укытучысы Минзирә Вәлиева сөйләде. Яңа уку елыннан мәктәптә татар теле укытырга ниятлиләр.

Шулай итеп, мәчет төзелеше авылда яшәүчеләрнең иманын ныгытырга да, туган телебезне өйрәнергә дә этәргеч биргән. Иман йортын тиз арада торгызуда халыкның бердәмлеге, тырышлыгы күренсә, ана телебез дә шулай бик тиз көнкүреш кулланышта булыр дип ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG