Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:14

Соңгы елларда Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында хәтер көннәре үткәрү – мәрхүмнәрне дога белән искә алу, бергәләп зиратларны чистарту, күмәк Коръән ашлары үткәрү гадәткә керде.

Дөрес, бу яңалык түгел. Татар халкы гомер бакый өлкәннәргә хөрмәт белән караган, вакыты җиткәч, соңгы юлга озаткан, Коръән ашлары үткәргән, мәрхүмнәр рухына дога кылган, зиратларны тәртиптә тоткан.

Омски ягында да дини йолаларны үтәүдә аерма юк диярлек: мәрхүмнәрне җирләү, алар рухына дога кылулар, зиратларны, каберлекләрне чистарту, Коръән ашлары үткәрү - барсы да ислам кануннары буенча алып барыла.

Әмма, гомуми йолалардан аерма буларак, Омски өлкәсенең кайбер авылларында соңгы елларда үзенчәлекле бер чара үткәрелә башланды. Билгеләгән бер көнне авыл халкы җыелып, зиратларны чистарта, аннары табигать кочагында, зираттан ерак булмаган бер урында, гомум көч белән Коръән ашы әзерли. Анда авыл халкы, күп санлы кунаклар катнаша. Бу чараны җирле халык “Хәтер көне” дип йөртә.

Мондый хәтер көннәре Омски ягында узган гасырның 90-нчы елларында үткәрелә башланган иде. Шунсы да әһәмиятле, бу чара чын мәгънәсендә бәйрәм итеп кабул ителә. Авылларга бу көнне күпләп кунаклар кайта. Барсы да кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә: берәүләр акча бирә, икенчеләр төзелеш материаллары китерә, өченчеләр төзекләндерү эшендә катнаша. Аш өстәле дә гомум көч белән әзерләнә.

Хәтер көненең төгәл үткәрү датасы юк. Көнне авыл халкы үзе билгели һәм бу хакта алдан ук төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларына җиткерә. Гадәттә хәтер көне июнь аенда, Ватан сугышы башланган көнгә туры китереп үткәрелә.



Хәтер көннәрен үткәрүче авыллар саны елдан-ел арта. Хәтер көне башта Большеречье районының бер-ике генә авылында үткәрелгән булса, хәзер ул районның башка татар авылларында һәм Муромцево районының Инсәсс, Тевриз районының Байбы авылларында да оештырыла.

Яланкүл авылында хәтер көне

Быел хәтер көннәре Большеречье районының Яланкүл, Үләнкүл, Тосказан, Каракүл һәм Кушкулы авылларында узды. Чара инде таркалып барган, 4 кенә гаилә яшәп калган, Кузатау авылында да оештырылды. Анда чыгышлары белән шушы авылдан булган 250-дән артык кеше катнашты. Башка авылларда кебек биредә дә зиратлар төзәтелде, мәрхүмнәр рухына дога укылды, зират янындагы урман аланлыгында Коръән ашы әзерләнде.

Шушы көннәрдә генә Большеречье районының тагын бер авылында – руслар белән катнаш булган Криводаново авылында хәтер көне узды. Зур булмаган бу авылда 30-лап кына татар кешесе яшәсә дә, чарада 70-тән артык кеше катнашты. Кунаклар өлкә һәм район үзәкләреннән, Төмән, Нижневартовски, Сургут шәһәрләреннән, якын-тирә авыллардан һәм Үзбәкстан республикасыннан да килгән иделәр.

Хәтер көне яңгырлы булды. Әмма чара ниятләнгән вакытта оештырылды. Алдан зират яннары, каберлекләр тәртипкә китерелде. Өстән яңгыр явып тору сәбәпле, аш өстәле табигать кочагында җәелмәде, ә авылда яшәүче Фагилә һәм Рамил Искәндәровларның ишек алдындагы түбәлек астында әзерләнде.

Кәлимулла Фәхретдинов
Мәҗлесне Фагилә ханым ачып җибәрде. Башта ул оештыручыларның исемнәрен әйтеп үтте. “Хәтер көнен оештыру тәкъдиме белән мәрхүмә Минҗиһан апаның балалары һәм оныклары чыкты. Өстәлне дә тулысынча алар әзерләделәр”, диде.

Аннары Омскидан килгән Кәлимулла абый Фәхретдинов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнәр рухына дога кылды. Бер уңайдан ул ислам дине, аның кайбер кагыйдәләре турында вәгазь сөйләде.

Аннары авыл өлкәне – 82 яшьтәге Нуретдин абый Тимергалиев яшьләрне кыскача гына авылның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. “Биредә яшәүчеләрнең тамырлары Татарстанның Апас районына барып тоташа. 1909 елларда яңа җирләр эзләп, әби-бабайлар Себер ягына күчеп килгәннәр, шушы якларга килеп урнашканнар. Онытмагыз, безнең тамырларыбыз – Татарстан ягыннан”, диде ул.

Хәтер көненә карата фикерләрен белдерүчеләр һәм күңелләрендә туган хисләре белән уртаклашучылар да булды. Барсы да хәтер көнен бәйрәм кебек кабул итүләре турында әйттеләр. Мондый чараларны киләчәктә дә оештырырга кирәк диделәр.

XS
SM
MD
LG