Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Тамбов өлкәсендәге Яңгураз авылы мәктәбе ябылуга каршы милли җәмәгатьчелек, хокукчылар һәм журналистлар күтәрелде.

2007 елда адвокат Роза Фәрдиевага Тамбов эшмәкәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Өлкәдәге бердәнбер татар авылында эшләүче мәктәп ябылу алдында тора. Урыс телендә белем бирелсә дә, анда татар теле дәресләре дә укытыла һәм, билгеле инде, дәрестән тыш үзара аралашу татар телендә бара. Тик хакимият оптимизацияләүне сылтау итеп, мәктәп ишекләрен бикләп куярга җыена.

Эшмәкәрләрнең Роза ханымга мөрәҗәгать итүе очраклы гына түгел. Ул берничә ел элек Пермь өлкәсе Әләзән авылы халкын хокукый яклауда катнашкан иде. Роза Фәрдиева ярдәм сорап килгән эшмәкәрләргә киңәшләр бирә, авыл кешеләре белән сөйләшергә теләвен әйтә. Тик шәхсән авыл вәкилләре адвокат белән элемтәгә чыкмый, суга төшкәндәй югала.

Әмма тынгысыз Роза Фәрдиева бераздан соң үзе аларны эзләргә керешә. Таныш-белешләр аша табылмый, интернет ярдәмгә килә. Тамбов өлкәсе Увар районында берничә авылга бер җирле үзидарә эшләгәнен ачыклый хокук белгече. Яңгураз авылының авыл шурасы рәисе Галина Федеровна исемле ханым белән элемтәгә чыга. Ул хокук вәкилен үзләренә чакыра, күреп китегез, ди. Җитәкче Яңгураз авылы халкының чиста-пөхтә булуына, бердәмлегенә һәм тырышлыгына исе китеп сөйли.

Шулай итеп, Роза Фәрдиева Яңгураз авылына юл тота. Килә-килешкә мәктәпкә туктала.

“Балалар чытыр-пытыр үз диалектларында сөйләшәләр. Авыл халкы моннан 300 ел элек чукындырудан качып бу якларга күченгән. Хәтта Совет заманында да алар Ленинга хат язып, мәчетне дә җимертмәгәннәр”, ди Роза Фәрдиева.

Күп еллар утрау кебек, урыслар арасында гомер итсә дә, халык урыслашмаган. Биредә мәчет әллә ни зур булмаса да җомга намазына 60-70 ир-ат даими йөри. Роза ханым нинди максат белән килүен халыкка аңлата. Тик диалектлар бик нык аерыла, татарча аралашырга комачаулый. Авыл халкы әдәби телне начар белә, чөнки көндәлек сөйләм телен генә кулланалар.

"Җирле халык нигездә авыл хуҗалыгын алып бара, көнбагыш үстерә, маен ясый. Биредә бик уңдырышлы кара җир. Яңгуразлылар бик тырыш, Тамбов өлкәсендәге иң алдынгы авылларның берсе булып санала.

Халыкның иманы көчле, традицион ислам, татар гаиләренә хас булган барлык традицияләр сакланган. Мисал өчен, табын артына хуҗабикә үзе утырмый. Бу борынгы татар гаиләләренә хас гореф-гадәтләр", ди "Яңа Гасыр" каналы хәбәрчесе Әнзия Ханнанова.

“Бу халыкның телне-динне саклавы сокландырды. Авыл беркайчан да мәчетсез тормаган. Кибетләрдә аракы сатмыйлар. Халык фермерчылык белән шөгыльләнә. Аена 24 мең хезмәт хакы алалар”, ди ул.

Югары җитәкчелекнең мәктәпне ябу турында сүзен яңгуразлылар авылны туздыру нияте дип аңлый. Чөнки мәктәп бетерелсә, авыл да юкка чыгасы көн кебек ачык. Күрше урыс авылына үз балаларыбызны җибәрмибез, анда хәрам дуңгыз ите ашатыр хәлебез юк, без чын мөселманнар, ди алар. Бирегә халык Пенза өлкәсенең Әләзән авылыннан килгән, динендә нык тора. Ураза аенда өлкәннәр дә, балалар да ураза тота, һәркайсы намазда. Катнаш никахлар юк, нигездә авыл егетләре авыл кызларына өйләнәләр. Кайвакыт кияү-киленнәр Пензадагы татар авылларыннан гына килә.

"Яшьләрнең күбесе авылда төпләнү ягын карый. Аларны бездән аерып торган бер сыйфат бар. Алар җиргә береккән, үзләрен җирнең хуҗасы итеп тоялар. Бер дә куркып тормыйлар. Татарстаннан килгән инвесторга да үз җирләрен сатмаганннар", ди Әнзия Ханнанова.

Авылда 500 ләп кеше гомер итә. Демография мәсьәләсе аларга да кагылган. Мәктәптә җитмешләп бала белем ала. Үз эшен дәвам итсен өчен балалар саны җитсә дә, оптимизацияләүне сәбәп итеп, аларны күрше урыс авылына, автобуслар белән йөртергә уйлыйлар.

Увар районы хакимият башлыгы Александр Бочаров Яңгураз халкы белән якыннан таныш. Бочаров әфәнденең хакимият башлыгы булып китүенә авыл халкы да тырышлык куйган, эшмәкәрләр үз ярдәмен күрсәткән. Хокук яклаучылар иң беренче аңа мөрәҗәгать итә.
Очрашуда Татарстан вәкилләре аңа мәктәпне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлатырга тырыша.

Сөйләшүдән соң, хакимият башлыгы үз бюджетыннан мәктәпкә 100 мең күләмендә акча да бүлеп бирә. Ул акчага мәктәм компьютерлар ала, спортзалны тәртипкә китерә. Тирә-юньдәге урыс мәктәпләре белән чагыштырганда, Яңгураз мәктәбенең төзеклеге күзгә ташланып тора. Бочаров әфәнде бер укытучыны белемен күтәрү өчен Татарстанга җибәрергә ярдәм итә. Шулай итеп, ябылу алдында торган Яңгураз мәктәбе мәсьәләсе хәл ителеп, авыл тулы хокукый яклау белән тәэмин ителә.

“Русиянең милли оешмалар турында дәүләт законы бар. Без шушы законны нигез итеп алып, эшне милли оешма төзүдән башладык. Шактый тырышлыклар куйгач, 2008 елда Яңгураз авылында милли компонентлы мәктәп эшли башлады, татар теле укытыла”, ди адвокат Роза Фәрдиева.

Авылдан чыккан югары урыннарда эшләүче эшмәкәрләр, җитәкчеләр бик күп. Ләкин кызганыч, халык әдәби телдә сөйләшә белми, шул төбәктә туып-үскән бөек шагыйрь Һади Такташның да иҗаты белән таныш түгел. Татарстан вәкилләре шигырьләрен сөйләп күрсәткәч, укытучыларның күзләрендә яшь бөртекләре пәйда була. Соңыннан ата-аналар белән киңәшеп, мәктәпкә Һади Такташ исеме бирәләр. Барсы да бу фикерне бертавыштан хуплый.

"Яңгуразлыларның үрнәк алырлыгы бар. Татар халкы шул дәрәҗәдә көчле, нык була ала икән, дип сокландык. Дингә, гореф-гадәтләргә тугры калу халыкның рухын саклап кала алган", ди адвокат Роза ханым.

Үз чиратында Роза Фәрдиева һәм аның фикердәшләренең хезмәте дә башкаларга үрнәк. Тамбов өлкәсендәге татар мәктәбен саклап калып, алар милләт үсешенә дә зур өлеш керткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG