Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Татарстанда оппозиция вәкилләре хакимияткә каршы көрәшүче депутатлар калмавын, әмма дәүләт оппозициягә каршы көрәш алып бара, ди депутат булып сайлана алмаучылар.

23 июльдә оппозиция вәкилләре Ирек мәйданында “Гадел сайлаулар, сау булыгыз!” дигән шигарь астында каршылык чарасы оештырды. Алар бу җыенны “поминка”, ягъни гадел сайлаулар белән хушлашу дип атады.

Моннан ун ел элек – 1999 елда 15-ләп фирка әгъзасы – бөтенесе бергә җыелып, демократиягә каршы сайлау турындагы кануннарга каршы ачлык игълан итә. Ачлык 12 көн дәвамында Ирек мәйданында бара.

Татарстанда демократия булырга тиеш

Коммунистлар фиркасе әгъзасы Роберт Садыйков 10 ел элек ачлыкта катнашучыларның берсе. Татарстан Дәүләт Шурасының дүртенче чакырылышында депутат булып та сайланган иде. Әмма чираттагы сайлауда җитәрлек тавыш җыя алмады.

Роберт Садыйков
Аның сүзләренчә, ачлыкта утырган оппозиция кешеләрнең таләпләре бүген дә шул килеш калган. Алар Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышында демократик тәртипләр урнаштырылуын тели.

“Бездә сайлаулар тулысынча административ көч ярдәмендә үткәрелә. Кайбер сайлау бүлекләрендә 300-ләп канун бозу очраклары булырга мөмкин. Без моннан 10 ел элек канунны да үтәргә, аларны үзгәртергә дә теләдек. Ул чакта депутатлар бер мандатлы бүлекләрдән генә сайлана иде. Без депутатларның яртысын булса да, фирка исемлегеннән сайлауны таләп иттек. Сайлауларда түрәләрнең, шәһәр һәм район башлыкларының депутат булмавын теләдек. Таләпләрегезне үтәп булмый дип җавап бирделәр. Ә хәзер безнең тәкъдимнәребезне үтәделәр”, ди Садыйков.

Мәскәүләр Казаннан үрнәк ала

Садыйков фикеренчә, аларның төп таләпләрен – демократик кыйммәтләрне кертүне үтәмәгәннәр. Татарстанда демократия булмады да, хәзер дә юк дигән фикердә ул.

Садыйков моннан ун ел элек булган ачлыкта демократларның, коммунистларның, татар һәм урыс милләтчеләрнең, “сул” һәм “уңнарның” да катнашуын искә ала. Ачлыкка Мәскәү матбугаты да игътибар итә. Без оештырган каршылыкны бөтен дөнья белеп торды, ди Садыйков.

“Хәзер Мәскәүдә дә “уңнар” да “суңнар” да бергәрәк йөри. Алар бездән үрнәк алды дисәк тә була. Бу эш нәтиҗәсез булмады”, ди ул.

Садыйков, демократия халык урамга чыкса гына урнашырга мөмкин ди.


“Халык социаль, сәяси таләпләре үтәлмәгәч, кухняда елап кына утырды. Катгый адымнар ясарга халыкның көче җитмәде”, ди оппозиция вәкиле.

Оппозициянең көче юк

Садыйков сүзләренчә, оппозиция бүген дә көрәш алып бара. Әмма мөмкинлекләре генә чикле. Татарстанның коммунистлар фиркасе дә дәүләткә сатылды ди.

“Моңарчы Дәүләт Шурасында оппозиция вәкилләреннән: мин, Салий, Столерова, Штатин утырдык. Без дүртәүләп аларга тынгылык бирмәгән идек. Хәзер коммунистлардан Шурада алты кеше утыра. Алары да бердәм оппозициядә катнашмый. Дәүләт Шурасында хакимияткә каршы көрәш алып баручылар юк”, ди Садыйков.

Демократия үлү хөрмәтенә


Оппозиция вәкилләре пикетка җеназага килгәндәй җыелды. Кара кием киючеләр дә бар, зиратка куела торган чәчәк бәйләмнәре дә тотып килгәннәр. Урыс гадәтен онытмыйча, эчеп тә искә алдылар. Дөрес, аракы түгел, су гына тотып куйдылар.

Александр Бердников махсус карадан киенгән
Казанның “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” дигән оешма җитәкчесе Александр Бердников фикеренчә, Татарстанда демократия үлгән инде.

“Бердәм Русия” 150% тавыш җыйсын!

Чарага килүчеләр, хәзер “Бердәм Русия” фиркасе 90% тавышны ун ел элек оппозиция оештырган каршылык нәтиҗәсендә җыя дип саный.

Борис Әхмәтшин, “Бердәм Русия” фиркасенең 150% тавыш җыйганын да күрергә язсын ди.

Милли хәрәкәт тә оппозициядә

Милли хәрәкәт вәкиле, 10 ел элек ачлыкта утырган Зөһрә Айсина Татарстан хакимияте милләтне яклаучы депутатларны Дәүләт Шурасыннан читләштереп бик зур хата ясады дип саный. Хәзер анда татар халкы мәнфәгатьләрен Фәүзия Бәйрәмова кебек кайгыртучы депутатлар юк дисәк тә була ди.
Зөһрә Айсина демократияне искә ала


“Милли компонентны бетерү өчен карар кабул иткәндә безнекеләр йомшаклык күрсәтте. Янгыннан соң гына кәгазь язып маташалар, әмма аның нәтиҗәсе булмас. Кабул иткән вакытта кул күтәреп утырдылар, чөнки 1 декабрьдә сайлау булырга тиеш иде. Ә 2 декабрьдә бу канунга Путин кул куйды. Ул вакытта сайлауда җиңәр өчен тынычлык күрсәттеләр. Бүген бер файдасызга чабып йөргән булалар”, ди Зөһрә Айсина.

Иске алу чарасы, үзләренчә әйтсәк “поминкада” ялкынлы чыгыш ясаучылар булмады. Халык игътибары да аларга артык төшмәде. Оппозиция мәрхүм булган демократияне менә шулай искә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG