Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда оппозиция намзәте сайлаудан чыга


Кыргызстандагы президент сайлауда оппозициянең төп намзәте Алмазбәк Атамбаев киңкүләм хәрәмләшүләр бар дип сайлау көрәшеннән чыгуын белдерде.

Атамбаев бүгенге сайлау гамәли түгел дип игълан ителергә һәм яңадан тавыш бирү үткәрелергә тиеш диде.

Кыргызстанның Социал-демократик фирка җитәкчесе, элекке премьер-министр Атамбаев хакимияттәге Курҗманбәк Бакыевның төп көндәше.

Сайлау бәйгесендә калган 4 намзәтнең тагын берсе Енишбәк Назаралиев тә ярыштан чыгуын игълан итте.

Үзәк Сайлау Комиссиясе тавыш бирүдә сайлаучыларның 61 проценттан артыгы катнашты, сайлау гамәли дип таныла диде.
XS
SM
MD
LG