Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Грузия сәфәрен тәмамлый


АКШ вице-президенты Дҗо Байден Грузия сәфәренең соңгы көнендә атнакич президент Михаил Саакашвили белән сөйләшүләр үткәрде.

Байден Саакашвилига әлеге сәфәренең максаны Грузиягә АКШның яклавын белдерү булуын әйтте.

Байден Грузиянең бербөтенлегенә яклау белдерде һәм АКШның Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымаячагын әйтте.

Саакашвили белән сөйләшүләрдә сүзнең ни турыда баруы җәмәгатьчелеккә әйтелмәде.

Байден шулай ук оппозиция вәкилләре белән дә очрашты. Ул очрашуда Грузиядә авторитар күренешләрнең артуы, оппозиция вәкилләренең кулга алынуы һәм хакимиятнең киңкүләм мәгълумат чараларына басымы турында сүз барган.

Грузия рәсмиләре Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия низагы төбәкләрендә чик буйларын күзәтү өчен Кушма Штатлардан хәрби ярдам һәм күзәтүчеләр сораячагын белдергән иде.

Байден Грузиягә чәршәмбе Украинадан килде.
XS
SM
MD
LG