Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Иран атом коралына каршы калкан төзербез


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иранның атом коралына каршы калкан төзү мөмкинлеге турында белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иранның атом програмы мәсьәләсендә Вашингтонның фикере үзгәрмәвен белдерде.

Клинтон Тайланд сәфәре барышында, Иран үзенең атом програмыннан баш тартмаса, АКШ Якын Көнчыгыштагы беректәшләренә яңа кораллар бирәчәк Иранның атом коралыннан саклаячак калкан төзергә әзер дип белдерде.

Клинтон андый калкан төзелгән очракта Иран үз иминлеген атом коралы белән тәэмин итә алмавын аңларга тиеш диде.

Шулай итеп АКШ дәүләт секретары төбәктә кораллану ярышы башлау белән янады.

“Иран, әгәр дә атом коралы ясаса, төбәктә кораллану ярышын башлап җибәрәчәген аңларга тиеш. Бу Иранның ниятләренә һәм иминлек мәнфәгатьләре өчен нәрсәләр кирәк дип уйлавына тәэсир итәчәк”, - диде Клинтон.

Клинтон Вашгинтонның Иранга каршы чараларын төгәлрәк ачыклап берни дә әйтмәде.

Шулай да күзәтүчеләр Вашингтонның Якын Көнчыгыштагы беректәшләренә атом коралы бирү турында сүз бармый, сүз Ираннан җибәрелергә мөмкин ракеталарны бәреп төшерә ала торган ракеталар турында була ала дип исәпли.

Клинтон нәтиҗәдә Ираннар атом коралы белән яный һәм өстенлеккә ия була алмавларын аңлаячак ди.

Аның сүзләренә Израил премьер-министр урынбасары Дан Меридор бу Иранның бер заман атом коралына ия булу мөмкинлеге белән килешү кебек яңгырый дип җавап бирде.

Израил Иранны бигрәк тә атом коралына ия булган Иранны үз иминлегенә иң зур куркыныч дип күрә.

Меридор иң беренче чиратта Иранга атом коралына ия булу мөмкинлеге бирмәү бурычы торырга тиеш ди.

Ул шулай ук, кирәк булса, Иранның атом корылмаларын юк итү өчен Израилнең хәрби һөҗүм башлый алачагын әйтте.

Клинтон исә соңрак Израилнең бу борчылуына җавап биреп Вашингтонның Иранга атом коралы ясау мөмкинлеген бирмәү турында фикере үзгәрмәде дип ышандырды.

Клинтон шулай ук Төньяк Кореяны да үзенең атом програмыннан бөтенләйгә баш тартырга чакырды.
XS
SM
MD
LG