Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыйналучылар хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итте


Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов бу очракны җентекләп тикшерергә кирәк, әлегә кем гаепле икәнен әйтә алмыйбыз диде.

Билгеле булганча, 21 июльдә экологияне яклаучыларның каршылык пикеты тәмамлангач, алар янына милиция хезмәткәрләре килеп, ике арада бәрелеш булган иде. Хастаханәгә эләгүчеләр дә бар.

Казан хокук яклау үзәге нәкъ шушы көннәрдә үзе дә тентү һәм милиция хезмәткәрләренә аңлатмалар бирүгә дучар ителде. Бу ике вакыйганы бер-берсе белән бәйләнмәгән микән дип уйлаучылар да бар.

Дөрес, Игорь Шолохов әйтүенчә, тентүдән соң милиция хезмәткәрләре алып киткән ноутбукны һәм документларны кире кайтарганнар. Шулай да ул: “Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы хезмәткәрләре гамәлләрен мәхкәмәгә бирәчәкбез”, дип белдерә.

Нәкъ шушы көннәрдә Татарстан хезмәт берлекләре федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова көзгә Татарстанда халык ризасызлыгы артырга мөмкин, дигән фаразлар әйтә. Аның фикеренчә, бу хезмәт хакларының кимүе, торак коммуналь хуҗалыгы түләүләренең кыйбатлануы, эшсезләрнең артуына бәйле була ала, дип яза “Бизнес Онлайн”.

Бөтенрусия җинаятькә һәм канун бозуга каршы иҗтимагый хәрәкәт рәисе Дмитрий Бердников сүзләренчә, соңгы вакытта Казанда булган, әлеге милиция гамәлләре теләсә нинди каршылыкны юк итәргә һәм себереп түгәргә теләү сыман күренә.

Бердников үзе дә экологияне яклаучылар пикетында катнашкан һәм барлыгы 7 кеше тән җәрәхәте алды дип белдерә. Хәзер мәхкәмәгә бирү өчен мәгълүматлар туплануын әйтә.
XS
SM
MD
LG