Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул башлыгы Казанда


Метшин Топбашка татар түбәтәе бүләк итте
Метшин Топбашка татар түбәтәе бүләк итте

Кардәш шәһәрләр бәйләнешен ныгыту өчен Кадыйр Топбаш җитәкчелегендәге төркем Казанга килде. Кунакларны президент Шәймиев тә кабул итте.

Казан башлыгы Илсур Метшин белән булган очрашу вакытында Кадыйр Топбаш: “Һәр эштә без- Истанбул һәм Казан шәһәрләре иң яхшы булырга тиеш”, дип белдерде.

“Минем чын күңелдән әйтәсем килә, Универсиадага әзерлектә һәм гомумән шәһәр үсеше өчен нык дулкынлану һәм зур теләк күрәбез”, диде Топбаш Казанның Универсиадага әзерлек эшләре һәм планнары белән танышкач.

Шулай ук ул, Казанны күргәч, ник мин бу калага алданрак килмәдем икән дигән сорауны үземә берничә тапкыр бирергә өлгердем инде, дип әйтте. Бәлки, сез мине Теннис академиясе бинасы ачылышына, бәлки республика Сабантуена чакырырсыз, дип тә өстәде.

23 июнь көнне Казанга килеп төшүгә үк Истанбул вәкилләренә Универсиада өчен төзелүче корылмалардан “Универсиада авылын” һәм “Теннис академиясен” күрсәткәннәр. Казан ратушасында булган очрашу вакытында да Татарстан башкаласы рәсмиләре бу халыкара уенга кадәр күп эшләр башкарырга теләүләрен сөйләделәр.

Казан алдында Универсиада корылмалары гына түгел, халыкара һава аланын үзгәртеп кору, елга портын сәяхәтчеләрне тоткарлыксыз кабул итәрлек итү, яшәеш челтәренең иң әһәмиятле тармакларыннан берсе – юлларны бөкеләрсез итеп җайлау максаты тора.

Кадыйр Топбаш исә, Истанбул тәҗрибәсен китерә. “Соңгы биш ел эчендә генә дә юлларны рәтләү өчен 16 млрд $ инвестицияләр керттек”, ди ул. Истанбул, Топбаш сүзләренчә, шәһәр генә түгел, ә үзе бер ил. Анда Азия белән Европа кушыла һәм барлык милләтләр дә бер-берсенә хөрмәттә яши.

Соңгы бер-ике ел эчендә Казан җитәкчелеге сәяхәтчеләрне җәлеп итү өчен республика башкаласын Европа белән Азия кушылган урын буларак күрсәтергә тырышты. Универсиаданы яулау өчен әзерләнгән роликка да әнә шундыйрак мәгънә салынган иде.

Топбашны Казан ратушасы белән таныштыралар

“Универсиада Казан үсешендәге зур бер борылыш булачагына ышанам”, ди Топбаш.

Казан мэры Илсур Метшин Казанда берничә төрек ширкәтнең Универсиада корылмалары төзүдә эшләвен һәм шулай ук Төркиядә җитештерелгән төзелеш материалларын куллануларын әйтеп узды. “Без юл башында гына. Сезнең ярдәм һәм безгә килер дип өметләнгән бизнесменнар ярдәме белән Казандагы үзгәрешләргә Төркия һәм Истанбул бизнесының катнашуы артыр дип өметләнәбез”, ди Метшин.

Төркиянең Универсиада үткәрүдә тәҗрибәсе бар. Истанбул студентларның халыкара спорт уеннарын үзендә кабул иткән инде. Ә менә 2011 елда кышкы Универсиада Төркиянең Эрзурум шәһәрендә узачак.

Килгән көнне Истанбул вәкилләре Татарстан башкаласындагы үзгәрешләрне яңа төзелгән 17 катлы “Казан” кунакханәсе түбәсенә урнаштырылган боралак төшү мәйданчыгына да менеп караган. 24 июль көнне алар Казандагы боралак заводы белән дә танышты. “Бернинди сату-алу һәм икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен түгел, ә карарга гына баралар”, дип белдерде Казан хакимияте матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәров.

Төрек журналистлары Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин белән дә очрашкан. Кәлимуллин сүзләренчә, язучылар, шагыйрь һәм рәссамнар арасында ике арада бәйләнешләр урнаштырылган инде. Әмма Төркия һәм Татарстан композиторлары бер-берсен бөтенләй күреп белми икән.

Казан һәм Истанбул 2002 елдан бирле кардәш шәһәрләр. Шулай ук бу ике кала да дөньяның “Берләшкән шәһәрләр һәм урындагы хакимиятләр” оешмасында әгъзалар.

Кадыйр Топбаш 2004 елның 28 мартында Истанбул башлыгы итеп сайлана. Аңа кадәр Рәҗәп Таип Әрдоган Истанбул мэры вакытта, 1994-1998 елларда Кадыйр Топбаш аның киңәшчесе була. Озак еллар архитектор булып эшли.

Топбаш: “Истанбул - минем тормышым ул”, дип белдерә. Истанбул университетының сәнгать тарихы һәм археология факультетында докторлык диссертациясе яклый. Тарихи биналар һәм һәйкәлләрне төзекләндереп саклап калу тарафдары.
XS
SM
MD
LG