Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИны 100 баллга бирү эшләренең чиреге ялган


Русия мәгарифен күзәтүче оешма быелгы бердәм дәүләт имитханында 100 баллы нәтиҗәләрнең чиреге ялган дип белдерә.

Оешма титәкчесе Любовь Глебова әйтүенчә, 100 балл җыйган укучыларның барысының да эшләре тикшерелгән һәм аларның чирегенең чынлыкта 100 баллык булмавы ачыкланган.

Русиядә бердәм дәүләт имтханында барлыгы 2200 укучы 100 балл җыйган.

Тикшерү нәтиҗәләре төзәтү өчен кире төбәкләрдәге имтихан комиссияләренә җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG