Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

Башкортстанда бу көннәрдә республика президенты хакимияте идарәсендә көтеләчәк үзгәрешләрне күпләр кызыксынып көтә. Әле яңа кәнәфиләргә утырачак җитәкчеләрнең исемнәре аталмады.

Берничә көн элек Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов үз хакимияте корылышын үзгәртү турында яңа фәрманнар имзалагач, әлеге кызыксыну тагын да көчәйде.

Хәзер яңача структурада Башкортстан президенты хакимияте башлыгының урынбасары вазыйфасы һәм президент киңәшчесе дигән вазыйфа булдырыла. Шулай ук тагын төрле юнәлешләрдәге өч бүлек ачылачак. Әле яңа кәнәфиләргә утырачак җитәкчеләрнең исемнәре аталмады. Киләсе атнада бу мәсьәлә дә хәл ителер дип көтелә.

Президент хакимиятендәге чираттагы үзгәрешләр республикадагы төрле сәяси көчләр тарафларында төрле фаразларга этәрде. Мәгълүм булуынча, бер ай элек Мортаза Рәхимов үз хакимияте идарәсе башлыгын алмаштырган иде. Элекке башлык Азамат Сәгыйтов урынына бу вазыйфага моңа кадәр “Башкирэнерго” берләшмәсен җитәкләгән Николай Курапов тәгаенләнде.

Хәзер инде менә, Н. Курапов биргән тәкъдимнәр белән, президент хакимияте идарәсендә чираттагы үзгәрешләр башлана. Биредә элекке Гражданнар җәмгыяте белән бәйләнешләр үзәге бетерелде һәм аның башлыгы Сергей Лаврентьев эшеннән алынды. Шулай ук мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге дә гамәлдән чыгарылды һәм аның җитәкчесе Гөлдәр Камалова да вазыйфасыннан алынды.

“Әлеге үзгәрешләр белән Мортаза Рәхимов үз хакимиятенең элекке йогынтысын көчәйтергә тели”, дип белдерде Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG