Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Татар матбугатына язылу бермә-бер кимегән. “Татарстан почтасы” төгәл саннарны яшерә.

Татарстанда әлеге ярты еллыкта дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган басмаларның да тиражлары төште. Бары тик бәйсез “Безнең гәҗит” газеты гына укучыларын 800 кешегә арттыра алды. Республиканың “Татмедиа” басма һәм мәгълүмат чыганаклары агентлыгы икенче ярты еллыкка газет-журналларга язылуны сентябрьгә кадәр дәвам итмәкче.

Басмаларның тиражлары кимесә дә, бер генә татар телле газет-журналның да абунәчеләре артмый. Гомумән, Русиядә газет-журналларга язылу 20-25%-ка төшкән. Татарстан почтасы белән исә элемтәгә кереп булмады. Эт койрыкка, койрык беткә дигәндәй, йә җитәкчеләре урынында юк, йә түрәләре җыелышта утыра.

Газет-журналлар укучыларын югалтcа да, “Татмедиа” җитәкчесе урынбасары Айдар Сәлимгәрәев икенче ярты еллыкка язылу чоры уңышлы үтте дип әйтә. Икътисади кризис сәбәпле оешмалар газетларга игътибарны киметкән икән. Әмма халык матбугаттан аерылмаган. Укучылар саны шул ук килеш калган, ди ул.

“Татмедиа” газетларга язылу чорын арттыра


“Татарстан почтасы мәгълүматларына караганда, язылуда түбәнгә тәгәрәү күзәтелмәгән. “Бизнес онлайн” да басылган хәбәр “Коммерсант курьер” басмасына юнәлгән. Ә алар оешмаларны яздыру белән генә шөгыльләнә. Ә бу яртыеллыкта дәүләт оешмалары матбугатка игътибарны киметә төште”, ди Сәлимгәрәев.

Әмма җитәкче үзе дә бераз кимү булганын әйтә. Бигрәк тә, журналларга язылу эше авыр барган. Әмма иҗтимагый-сәяси газетларның тиражлары артык төшмәгән. Чөнки халыкның дөньяда барган вәзгыятьне белеп торасы килә, ди ул.

Алай да Сәлимгәрәев артык зур тиражлы булмаган “Сабантуй” һәм “Мәгърифәт!” газетларының тиражларын әйтә алмый. Язылу чоры 1 июльдә үк тәмамланса да, төгәл саннарны сентябрьдә генә белә алабыз ди. Чөнки аларга язылу әле сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк икән.

Ә “Сабантуй” газеты исә үзенең тиражын әйтә ала. Алар укучыларын саклап кала алган. Ләлә Гыймадиева сүзләренчә, укучылар 5 меңнән бераз гына артык.

“Безнең гәҗит” – бердәнбер

“Безнең гәҗит” газеты татар басмалары арасында укучыларын арттыра алган бердәндер мәгълүмат чыганагы. Газетның нәшере Илфат Фәйзрахманов моның серен һәр укучы белән эшләүдә һәм халыкка кызыклы язмалар әзерләүдә күрә.

Илфат Фәйзрахманов һәр газетның тиражын беләм дип әйтә. Моны бөтен дөньяга кычкырып кына йөрмим, ди ул.

“Бик күп газетлар үзләрнең тиражларын дөрес күрсәтми. Мәҗбүри яздыртыла торган газетлар исемлеге дә бар бит. Дәүләт оешмаларындагылар матбугатка 1-2 айда күп языла. Ә аннан соң газетларның тиражлары тагын кими. Газетлар үзләре күрсәткән тиражга бик үк ышанып бетәсе килми”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Шәхси газетлар да укучыларын югалтты

“Ирек мәйданы”, “Акчарлак” газетлары да тиражларын 2-3 меңгә югалткан. “Ирек мәйданы”ның укучылары беренче ярты еллыкта 32 мең булса, хәзер исә 29-га калган.

Басманың нәшире Раиф Усманов исә халык белән эшләп җиткермәүләрен искәртә. Сентябрь айларында газетка яңа сулыш өрергә уйлыйлар икән. Усманов хәзер район газетларының да республика матбугатына көндәш була башлавын белдерә.

“Район газетлары да шактый калынайды. Кайберләре хәтта 16-ар битле булып чыга. “Татар-информ” алар өчен атна сен 8-12 бит чамасы өстәмә кушымта әзерли. Ә анда бөтен мәгълүмат бар. Район газетларының тиражлары да зур, эчтәлек ягыннан да алар шактый баетылды”, ди Усманов.

Раиф Усманов исә дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган газетларның да укучыларын югалта баруын әйтә.

“Дәүләтнеке булмаган газетлар тиражлары төшкәч, тиз генә үзгәрергә тырыша. Ә дәүләтнекеләр акрынрак кыймылдый. Яшермик, алар дәүләт акчасына чыга. Нәрсә турында язар алдыннан аларга уңга-сулга борылып еш карарга туры килә”, ди ул.

“Акчарлак” та укучыларын өч меңгә югалткан. Хәзер аның тиражы 40 меңнән бараз гына арта. Ә шәһәрдә киоскларында күпме газет сатылуын алар әйтергә теләми.

Татарстанда ярты елга 4 мең пенсионер үлә

Беренче ярты еллыкта “Татарстан яшьләрнең” укучылары 36 мең иде. Ә хәзер 32-гә генә калган. Мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов фикеренчә, газетның тиражы кимү пенсионер укучыларның үлә баруы белән бәйле.

“Телевидение, интернет көчәеп китте. Көндәш газетлар да арта бара”, ди Гафиятов.

Татар укучылары кая китеп бара?

Әмма баш мөхәррирләрне, нәширләрне бер мәсьәлә борчый. Татар газетларының тиражлары кими, ләкин берсенең дә укучылары артмый. Димәк, югалткан укучыларны бөтенләйгә югалтканбыз,ахры, дигән фикердә алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG