Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда бина җимерелүдән һәлак булучылар бишәү


Әстерханда тулай торак җимерелгән урында эзләү-коткару эшләре тәмамланган.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, 5 кешенең мәете табылган, 4 кеше яраланган.

50-ләп кеше яшәгән бинаның бер өлеше чәршәмбе көнне җимерел төште.

Җирле хакимият зыян күргәннәргә һәм һәлак булганнарның туганнарына матди ярдам бирәчәген белдерә.

Каза бинада рөхсәтсез үзгәртеп кору нәтиҗәсендә булырга мөмкин диелә. Башка мөмкинлекләр дә тикшерелә.

Җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG