Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Дуңгыз кизүеннән инде 800-ләп кеше үлгән


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы H1N1 вирусы, ягъни дуңгыз кизүе инде 160-лап илгә таралды һәм 800-ләп кешене үтерде дип белдерә.

Оешма шулай ук бу авыруның кышын тагын да котырып таралу һәм мутацияләнеп үзгәрү мөмкинлеген белдерә.

Сәламәтлек саклау оешмасы дуңгыз кизүенә каршы беренче вакциналар берничә айдан барлыкка килер дип өметләнә.

БМОның сәламәтлек оешмасы 11 июньдә бу авыруны эпидемия дип таныды.

Узган атнада ул бу авыруны иң тиз таралучы авыру дип атады һәм авыруларны санап торуның мәгънәсе калмады дип белдерде.

XS
SM
MD
LG