Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә Мортазинның хөкүмәткә каршы шикаятен карый


Татартстан Югары мәхкамәсе Ирек Мортазинның Татартстан хөкүмәтенә каршы протест чаралары урыннарын чикләү турындагы шикаятен 27 июльдә караячак.

Татарстан хөкүмәтенең җәмәгатьчелек чараларын Республика Конституцион, Югары һәм Арбитраж мәхкамәләреннән 250 метр, башка мәхкамәләрдән 200 метрдан да якынрак үткәрергә ярамый дигән карарына Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин бу ватандашлар хокукларын кирәксезгә артык чикләү дип ризасызлык белдереп мәхкамәгә мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG