Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырларны хәрби идәрә борчый


5 июльдә Синҗан Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедә кабынган канлы каршылык вакыйгаларыннан соң шәһәрдә тормыш яңадан үз көенә кайта башлады.

Ләкин җитди хәрби күзәтүләргә халык ризасызлык белдерә.

Өремчедә каршылык вакыйгалары сәбәпле машиналар йөрешенә ябылган урамнар, яңадан ачылды. Ләкин чат саен кораллы гаскәр контроле дәвам итә. Төбәктә низаг башлау белән ныгытылган хәрби көчләр саны шул килеш калдырылган.

Төбәк турында хәбәр җиткерергә теләгән чит ил мәгълүмат чараларына чикләүләр дәвам итә.

Һава аланына кергән һәм чыккан хәбәрчеләрнең камералары тикшерелә, төбәк турында төшерелгән фото һәм материаллары тикшерелә һәм сөртелә.

Канлы вакигалардан соң шәһәр кибетләре тулысынча эшли башласа да, сатып алучылар санының шактый кимүе күзәтелә. Уйгыр сатучылар, шәһәрдә хәрбиләр торган хәлдә халыкның рәхәт хәрәкәт итә алмавын белдерә.

Хан кытайлары булган мәхәлләләрдә дә халык көндәлек тормышка кире кайткан. Ләкин кичләрен хәрби контроллар дәвам итә.

Июль башында тыныч протест чараларының полиция тарафыннан канлы бастырылуы белән чыккан каршылыкта, Кытай рәсмиләре 197 кешенең һәлак булуын, 1800ләп кешенең яралануы белдерде. Ләкин вакыйганы якыннан күзәткән уйгыр активистлары низаг вакытында меңгә якын уйгырның үтерелүен алга сөрә.

бәйле язмалар
XS
SM
MD
LG