Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ханының кием-кораллары Чәрдәндә саклана


Бәйрәмова Чәрдән музеендагы бу экспонатларны Ибраһим ханныкы дип саный
Бәйрәмова Чәрдән музеендагы бу экспонатларны Ибраһим ханныкы дип саный

Фәүзия Бәйрәмовага карата “читкә чыгып китмәү” турындагы канун әлегә кадәр үз көчендә кала. Шулай да Фәүзия Бәйрәмовага татар тарихы белән бәйле урыннарга барып кайтуына рөхсәт бирелгән. Фәүзия ханым Ибраһим ханның кием-кораллары Пермь җирендә саклана, ди.

Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың Пермь краена булган сәфәренең максаты нидә? Бу сорауга ул болай дип җавап бирде:

“Без гадәттә Пермьгә, Бардага барабыз. Пермьнән төньяктарак урнашкан авыллар һәм шәһәрләр дә бар. Алар да борынгы татар тарихы белән бәйле. Пермь краенда 136 мең татар яши. Урыслардан кала икенче урында. Яңадан шуның кадәр үк башкортларны өстәргә була, һәм татарлар саны 200 меңнән артып китә. Чөнки Барда районында күпчелек татар башкорт дип язылган, ләкин татарча сөйләшәләр”.

Пермь өлкәсенә Коми автоном округын кушкач, андагы татарлар тормышы нинди үзгәрешләр кичергән? дигән сорауга исә Фәүзия ханым: “Соңгы вакытта биредә комилар, пермяклар һәм зыряннар мәсьәләсен күбрәк күтәрәләр. Хәкимият аларның үлеп беткән аылларын саклап калу өчен бик зур акчалар туздыра, фәнни конференцияләр уздыра. Шул конференцияләрнең берсендә “Сез үлеп беткән милләтләр өчен миллионнар сарыф итәсез. Бетү алдында торган, яшәү өчен җан тартышкан татар, башкорт өчен бер гамәл дә кылмыйсыз”,дип әйтергә мәҗбүр булдым”, диде.

Чәрдәндә болгар-татар тарихы күренә

“Мин Чәрдән шәһәренә дә бардым. Биредә моңа кадәр бер генә татар галиме, тарихчы һәм милли хәрәкәт вәкиле булмаган. Пермьнән дә килүче юк. Чәрдән - борынгы татар-болгар тарихында бер үзәк булып торган урын. Чәрдән ханлыгы булган. Мамин-Сибиряк биредә борынгы болгар шәһәре булган, дип язган.

Бәйрәмова Чәрдән кирмәне нигезендә

Бардадан бирегә татарлар ханнар ярлыгын алырга килгәннәр. Мин киткәнче үк Марсел Әхмәтҗанов: “Сеңлем, я Чәрдәндә, я Соликамскида Ибраһим ханның сугыш кораллары һәм киемнәре булыр”, дип әйткән иде. Мин аларны Чәрдәндә таптым. Әлбәттә, алар аны Ибраһим ханныкы дип язмаганнар, бер гаскәринеке дип кенә язганнар. Мин Марсель абый сүзләрен дөреc дип саныйм. Чәрдән музеендагы Казан ханы Ибраһимның Коръән аятьләре белән бизәлгән сугыш киемнәре-көбә, очлым, терсәкчә, калкан, кылыч һәм айбалта кебек кораллары беркемне дә битараф калдырмый.

Чәрдән тирәсендә Атилланың улы Денгизнең рун хәрефләре белән төркичә язылган көмеш касәсе табылып, Петербур Эрмитажына озатылган. Музейда скиф курганнарыннан табылган затлы әйберләрнең күп булуы борынгы замандан монда төрки-татар мохите булуын күрсәтә. Чәрдәндә бөтен чиркәүләр кыйблага карап тора. Бу - кайчандыр алар урынында мәчет булганын әйтә.

Хәзер инде Чәрдәндә татарлар юк дәрәҗәсендә. Шәһәр янындагы Татарское авылы да таралган. Менә болар барысы да мине тетрәндерде”, ди Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Соликамск шәһәрендә 500-ләп татар яши. Биредә “Кардәшләр” дип аталган татар-башкорт оешмасы, дини мәхәллә, мәчет бар. Алар белән Татарстаннан чыккан милләттәшләр җитәкчелек итә, бердәм, тату яшиләр.

Шушы төбәкләрдән сәфәрдән кайткан Фәүзия Бәйрәмованың бер теләге бар. “Казанда яки Перьмдә Чәрдән темасы буенча махсус фәнни конференция уздырылса яхшы булыр иде. Борынгы болгар-татар Чәрдәне моңа лаек”, ди ул.

Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, Пермьдәге милли мохтарият әйбәт кенә эшли. Дамир Закиров энциклопедия дәрәҗәсендәге китап чыгарган. Әлфия Бимесова да татар тормышында зур хезмәт куя.
XS
SM
MD
LG