Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакиев Кыргызстан президенты итеп игълан ителде


Корманбәк Бакиев Кыргызстан президенты итеп игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, аның өчен халыкның 77% тавыш биргән. Аның көндәше Алмазбәк Атамбаев 8% тавыш алган.

Кыргызстан оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тарта һәм 29 июльдән башлап каршылык чараларына чакыра. Оппозиция яңа сайлаулар уздыруны таләп итә.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Кыргызстан сайлавы халыкара кануннарга туры килмәде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG