Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Минин фатирын тентүне “канунсыз” дип тапты


Татарстанның югары мәхкәмәсе Михаил Минининның фатирында булган тентүне канунсыз дип тапкан мәхкәмә карарын көчендә калдырды.

2008 елның җәендә милиция Казанда яшәүче 53 яшьлек Михаил Мининның өендә тикшерү уздырып канунсыз корал тоту турында җинаять эше ачкан, фатир хуҗасына шәһәрдән китмәскә кушкан.

Соңыннан Мининның гаебе кире кагылган, җинаять эше ябылган. Дәүләтнең рәсми төстә гафу үтенү хатын Минин мәхкәмә аша агымдагы елның 6 маенда гына алган.

Казанның кеше хокуклары үзәге тырышлыклары белән Михаил Минин фатирында булган тентү мәхкәмә тарафыннан канунсыз дип табылган. Канунсыз ачылган җинаять эше 189 көн тикшерелгән. Шушы вакыт эчендә алган рухи зыян өчен Минин 300 мең сум акча таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG