Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Түбән Новгородта мөселман каберләре мәсхәрәләнгән



Түбән Новгород өлкәсе Кстово шәһәре зиратының мөселман өлеше мәсхәрәләнгән, дип хәбәр итә өлкәнең эчке эшләр идарәсе.

Бу җинаять узган атна кылынган.

“Биш кабер ташы җимерелгән, зәңгәргә буялган, ташларның берсенә фашист свастикасы ясалган”, дип белдерде идарә вәкиле.

Бу эшне тикшерү өчен җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG