Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәттә китапханәләр язмышы


Татарстанда кайбер китапханәләр интернет челтәренә тоташып дөнья мәгълүматы белән бәйләнештә булса, кайберләрен кыш көне җылыту да зур проблема.

Казаннан 70 чакрымлап ераклыктагы Теләчә үзәкләштерелгән китапханәләр башлыгы Резедә Дәүлиева, бүген баш иң авырткан мәсьәлә- берничә китапханәне кыш көне ничек җылытырбыз икән, дип борчылабыз, ди.

“Китапханәләрне җылыту проблема булып тора, чөнки техничка штаты каралмаган. Безнең китапханәчеләр үзләре техничка да, үзләре бухгалтер да, үзләре мөдир дә, үзләре китапханәче дә. Утын ягу да булгач, ул бит өстәмә тагын бер мәшәкать. Җәй көне ярый да җылы, ә кыш көне кеше ник синең суык китапханәңә килеп утырсын ди”, Резедә Дәүлиева.

Заман технологиясе зарур

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева яңа технологияләр кулланып кына укучыларны да, китапханәләрне дә саклап кала алабыз дип белдерде. “Кыска вакытларда компьютерлаштыру һәм авыллардагы китапханәләрне интернетка тоташтыру өчен 153 миллион сум кирәк”, диде Вәлиева.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 150 миллион сум акча кризиска кадәр 3 тиен генә кебек булган. Хәзер исә эшне баскычлап, берсе артыннан берсен алып барырга туры киләчәк. Шуңа күрә, мөгаен, хөкүмәт башлыгы 2010-2014 елларга кадәр әзерләнгән китапханәләрне үстерү программасын да тулысынча түгел, ә өлешләп кенә тормышка ашыру ягында.

Әвәл мәктәпнекеләр

Миңнехановның тел төбеннән аңлашылганча, иң беренче чиратта мәктәп китапханәләре язмышын хәл итергә кирәк. Әлеге программа нигезендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәдәният министрлыгы уртак килешү нигезендә кулга-кул тотынып эшләргә тиеш.

“Без “Таттелеком”га китапханәләрне интернет челтәренә кушу өчен бәйләнеш юлларын эзләү бурычы куярга тиеш”, ди Миңнеханов.

Миңнеханов сүзләренчә, иң беренче чиратта мәгълүматлаштыру өчен үрнәк булырдай һәм бу эшне башкарып чыгардай 50-ләп китапханә сайлап алынырга тиеш. Шулай ук ул югары уку йортлары китапханәләрен дә үзара бәйләү ягында.

Классиклар нык тузган


Зилә Вәлиева үзенең чыгышы вакытында искергән һәм тузган китапларның да бик күп булуын әйтеп узды. “Китапларның 60%ы искергән. Аларны кулланыштан чыгарырга һәм яңартырга кирәк. Бәлки билгеле бер вакыттан соң безнең китапларны яңарту күрсәткечләребез үзгәрер”, ди Вәлиева.

Мәдәният министры сүзләренчә, республикада китапханәләр фонды 3,3%ка яңарып тора. Ә Идел буе федераль бүлгесендә елга 5,2% китап яңартыла икән. UNESCO исә 5%тан да ким булмаска тиеш дип киңәш бирә. Бу сан Британиядә 9, Чехиядә 8, ә Швециядә 5% икән.

Резедә Дәүлиева да халык укый торган китапларның тиз тузуын яшерми. Яңартып, төпләп утыру да күп вакытларын ала икән. Китапханәче сүзләренчә, классик язучылар аз басыла икән. “Мөхәммәт Мәһдиевне укучылар бик көтә. Фатыйх Хөснинең юбилее алдыннан томнары басылыр дип көткән идек, әмма чыкмады. Классик язучыларның китаплары искергәнгә эчебез поша”, ди Дәүлиева.

Чуашстан дөньяга күпкә якын

Китапханәләрне компьютерлаштыруга килгәндә исә, Зилә Вәлиева сүзләренчә, Татарстан Чуашстаннан күпкә артка калган. “Анда китапханәләрнең 92%ының компьютерлары бар, ә бездә республикада 7% кына”, ди Вәлиева. Аннан да кала Чуашстандагы китапханәләрнең 90%ы интернетка тоташкан булса, Татарстанда исә 3%кына.

Резедә Дәүлиева да ике куллап заманлаштыру ягында. “Безнең Иске Җөри һәм Шәтке авылларындагы китапханәләрне интернет челтәренә тоташтырдылар. Аларда китап укучылар бик күбәйде. Балалар да йөри башлады. Китапханәчеләр сөенеп туя алмый. Беренчедән, интернет челтәре түләүсез, икенчедән, китапханәләрдә бөтен мәгълүмат та бар дип әйтеп булмый, ә интернетта бар”, ди Дәүлиева.

Аның сүзләренчә, бу яңалыкны читтән торып укучылар, укытучылар һәм кечкенәләр үз иткән. Иң югында балалар төрле мәгълүмат арттыра торган уеннар уйнар өчен генә булса да китапханәгә килә, ди Дәүлиева.
XS
SM
MD
LG