Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Әфганстан стратегиясен үзгәртергә чакыра


Британия тышкы эшләр министры Дэйвид Миллибанд НАТОның Әфганстандагы стратегиясен үзгәртеп игътибарны хөкүмәтнең Талибанның уртачыл әгъзаләре белән сөйләшүләренә бирергә кирәк, дип белдерде.

“Талибанның нигезен тәшкил итүчеләргә каршы көрәшергә кирәк,” диде Миллибанд НАТОның Брюссельдәге баш фатирында. Британия тышкы эшләр министры НАТО илләрен Әфганстанга хәрбиләр һәм башка төрле ярдәмне арттырырга чакырды.

Кабул бүген Әфганстанның төньяк-көнбатышындагы Бадгиз вилаятендә Талибан сугышчылары белән атышларны туктату турында килешү игълан итте.

XS
SM
MD
LG