Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирилл Русия һәм Украина чиркәүләрен берләшергә чакырды


Русия православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл Украинага 10 көнлек сәфәргә килде. Киев үзәгендә укыган вәгазендә патриарх Русия һәм Украина православ чиркәүләрен берләшергә чакырды.

Украина православларының күбесе үзәге Мәскәүдә булган патриархатка карый. Әмма Мәскәү чиркәвеннән аерылып чыккан Киев патриархаты да бар.

Русия чиркәве башлыгы бүген Украина президенты Михаил Ющенко белән очраша. Ющенко Киев чиркәвенең Мәскәүдән бәйсезлеген яклап чыккан иде.
XS
SM
MD
LG