Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:55

“Чаллы яшьләре” һәм “Безнең юл” газетлары баш мөхәррире Дамир Шәйхетдиновка прокурор “экстремизмга каршы тору турында”гы канунны бозарга ярамавы хакында кисәтүләр ясаган иде. Бу кисәтүләр мәхкәмәләрдә каралды.

Бу канунның 1-нче маддәсендә болай диелә: “Социаль, тән төсе, милли яки дин аерымлыклары буенча алып барылган эшчәнлек, шулай ук экстремистик юнәлештәге материалларны тарату-эктремистик эшчәнлек”. Шушы ук канунның 11-нче маддәсе матбугат эшчәнлеген туктату буенча нигез булып тора. Бу канун буенча Чаллы прокуроры Александр Евграфов мөхәррир Дамир Шәйхетдиновка 2009 елның 4 июнендә язмача кисәтү ясый.

Дамир Шәйхетдинов прокурорның кисәтүен канунсыз булуын тануны сорап, Чаллы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Әлеге эшкә Чаллы мәхкәмәсе нокта куя алмады. Татарстан югары мәхкәмәсе карары кирәк булды.

“18 июнь көнне шәһәр мәхкәмәсе прокурорның әлеге кисәтүен канунсыз дип тапты. Моның белән канәгатьләнә алмаган шәһәр прокуроры эшне Татарстан югары мәхкәмәсе каравына чыгарды. 23 июль көнне югары мәхкәмә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе карарын дөрес дип табып, үз көчендә калдырды.

Прокурор Евргафовның кисәтүе бернинди кысаларга сыймый. “Безнең юл” газетында фәнни язмалар гына басыла. Экстремизм белән шөгыльләнә дип әйтергә нигез юк. “Чаллы яшьләре” газетында Милли мәҗлес материаллары басылды, аның өчен җинаять эше кузгатылды, яңадан прокурор кисәтү ясады. Миңа артык тын алырга ирек бирмәү өчен менә шундый басым, алымнар кулландылар. Мин мәхкәмәдә әйттем, “Киләчәктә дә үз эшемне канун кушканча, канун кысаларында дәвам итәчәкмен”, диде Дамир Шәйхетдинов “Азатлык”ка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG