Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дә праваслав дине дәүләт структурасы өлешенә әйләнә бара


Праваслав диненең көче арта барса да, аның рухи-әхлакый яктан уңай нәтиҗәләренә өметләнү кыендыр. Һәрхәлдә, бу дин оешмаларының артык омтылышлары белән ризалашмаучылар да бар.

1917 ел инкыйлабына кадәр чиркәүнеке булып саналган бинада Дәүләт архивы урнашкан иде. Бу бинаны бушатырга мәҗбүр булган архивны Ленин мемориаль үзәгенә һәм өлкә хакимияте бинасы подвалына бүлгәләп күчерделәр. Бу җәһәттән “Симбирский курьер газетында 2-3 ай элек “Архив, кажется, порешили”, ягъни “Архивны тончыктырдылар, ахрысы” дигән язма чыккан иде. Аннан бер өзек менә ничек яңгырый: “Төбәгебездә чиркәүләрне торгызуның корбаны булган архив Ленин мемориаль үзәге өчен күтәрә алмаслык йөк булып чыкты. Ә архив үз гомерен чүплек астында тәмамлауга дучар ителде”.

Бу җәһәттән “Российская газета”ның быелгы 135-нче санында чыккан “Руханиларны – армиягә, динне – дәрескә” дигән язмасы кайбер кирәкмәгән сораулар да тудыра. Язма ахырында патриарх Кирилл фикере дә китерелә: “Хәтта бик җентекләп тикшерү буенча да моның дәүләт өчен бернинди куркынычы юк, ә тәҗрибә – уңай күренеш”, дигән ул.

Уңаен уңайдыр инде. Тик менә… бүгенге әхлакый череклекне - көчләп тагылган дин белән генә җиңеп чыгу мөмкинме икән соң? Ни әйтсәң дә, әхлак ягыннан гомум илебез һич тә мактана алмый ич. Менә кайбер күзәтүләр.

Сура районында 21 яшьлек Игорь Матвеев иптәше белән нидер бүлешә алмаган һәм аны каты кыйнаган. Кабыргалары сынган, башы җәрәхәтләнгән егет, өенә кайтып җитә алмыйча, юлда үлгән.

Александр Ф. дигән берәү өлкә үзәгенең Иделаръягы районында Төзәтү учреждениесендә пенсиягә киткәнче хезмәт иткән. Китәр алдыннан ристаннарга героин тапшыру тырышлыгы аркасында кулга алынган. Шулай килеп чыга: колония хезмәткәре пенсиягә – колониягә китте…

Ике төпле чемоданда 7 килограмм гашиш һәм 500 грамм героин белән тотылган наркокурьердан сорау алу нәтиҗәсендә 40 кешедән торган җинаятьчел төркем фаш ителгән.

Авыл халкының эштән бизгәнлеге аркасындадыр инде, чәчү басулары урманга әйләнә баралар. Якынча хисаплаулар буенча, андый кырлар өлкә буенча 50-70 мең гектар тәшкил итәләр. Агачларның яше – 10-20 ел чамасы, ди. Бу җирләрне хисапка алып, урман хуҗалыгы карамагына күчерергә карар кылганнар. Агач үзе исә ич ул, эш таләп итми. Ә аны кисеп сату бүгенге техника ярдәмендә әллә ни тырышлык сорамый.

Өлкәнең 1-нче санлы хастаханәсенең баш табибы Александр Баландин кулга алынган. Сәбәбе – бик кирәкле “ангиограф” дигән аппаратны алу сылтавы белән 33 миллион рубль акча үзләштерү. 2 сәгать барган мәхкәмә утырышына журналистларны кертмәделәр. Шунысы кызык: бу аппаратны сатып алуга “Бердәм Русия” фиркасе активистлары катнашы да бар, дигәннәр иде. Бүген алар турында сүз ишетелми.

Шунысы аеруча гыйбрәтле: күренекле дин әһеле, “Барча изгеләр храмы” дигән олуг чиркәүнең рухание Алексий атакай Скала “Симбирский курьер” газетында Баландинның пакълыгын раслап, барча халыкны Баландин файдасына гыйбадәт кылырга өндәү белән чыкты. Скала фикеренчә, Баландинны “НКВД хезмәткәрләре ысуллары белән кулга алганнар”. Сәбәбе бик гади: “атакай” Скала - Баландинның “духовнигы” икән. Гади кеше түгел – священник, ягъни изге кеше сыйфатында халыкка мөрәҗәгать итә.

Ә халык үзе – нәрсә соң ул? Шәһәрнең иң гүзәл урыны – Яңа Венецтагы обелиск астында 1918 елда берничә дистә күренекле шәхес күмелгән. Җирдә аларның исемнәре язылган плитә дә бар. Хәзер исемнәр укырлык түгел – тапталып беткән, төкерекләр белән тулган плитә. Хәер, мәңгелек берни дә юктыр, анысы. Әнә Волгоград каласыннан төньяктарак Идел ярында шәрык ягына карап кылыч болгаучы “Ана-Ватан” да авыша башлаган икән инде. Аны тотуга бихисап акча да кирәк, ди. Ә нигезен ныгыту – тагын да күбрәк таләп итәчәк.

Сәяси рекламнарга акча кызгану юк инде, анысы. Тик менә сәясәтен дә аңлаулары кыен бит әле. “Ана-Ватан” образы Икенче бөтендөнья сугышына багышланган һәйкәл. Ә Ватаныбыз образы нигәдер шул сугышта дошман булган алманнарга арты белән борылган да, шәрык ягына – төрки халыкларга кылыч белән яный кебегрәк килеп чыга. Монысы - үткен күзле яшь галим һәм язучы Нурулла Гариф күзәтүе.

Хәер, аңласалар, аны. 180 градуска борып кую мөмкинлеге дә бар икән. Бу монументның нигезе какшаган, ди. Авып китүе дә ихтимал. Берьюлы борып та куйсалар, мантыйкка якынрак булыр иде, югыйсә. Хуҗалар да мантыйкка мохтаҗ булсалар.
XS
SM
MD
LG