Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Русия киләчәктә кайсы юлдан китәр? Татарларга анда нинди урын бирелә? Кытайның күзләү системасының көчле булуыннан тыш, хәрбиләре дә Русиянеке белән чагыштырганда ун тапкырга артык.

Русия җитәкчелеге соңгы еллардагы бәлаларны Көнбатыштан күрә. Бу хәтта халыкның әлеге илләргә мөнәсәбәтендә да чагыла.

“Звезда Поволжья” газеты язуынча, әлеге хәл Кытай тәэсире белән бәйле. Ягъни ул Русияне үзенә бәйләү өчен Америкага каршы котырта һәм Европадан читләштерергә тырыша. Моның өчен Кытай күзләүчеләре миллиардлаган сум акчалар тота, диелә.

Кытайның күзләү системасының көчле булуыннан тыш, хәрбиләре дә Русиянеке белән чагыштырганда ун тапкырга артык. Әлбәттә, әлегә Кытайны Русиянең атом коралы куркытып тора. Әмма аның атом коралыннан да көчлерәк ягы – ул башкаларны үзенә икътисади яктан буйсындыру һәм яңа җирләрне үзләштерә баруы. Шәркый Төркестан шуның мисалы.

Әлбәттә, илдәге сәяси элита Русиянең коммунистик һәм авторитар режимлы Кытайга якынаюы киләчәктә илне көрчеккә териячәген аңлый. Чөнки аның бердән-бер максаты – киләчәктә Русияне үзенә буйсындыру.

Кытайга хәзер үзе кебек үк авторитар ил кирәк. Шуңа ул Русияне демократиядән читләштермәкче. Аның өчен ул беренче чиратта икътисади яктан Русияне үзенә бәйләп куймакчы була, шулай ук илне какшату өчен милләтара низаг тудыру, мәгариф системасына аяк чалуны максат итә.

"Звезда Поволжья" язуынча, татар-төрек мәктәпләрен ябу, милли мәгариф үсешен кысу Кытай сәясәте нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Рус Синҗаны


Кытайның Сталин сәясәте чалымнарын кертергә тырышуы, Русияне яңа Синҗанга әйләндерәчәк. “Чөнки максат – Кытайны бөек держава ясау”, ди газета.

Һәм киләчәктә шушы юнәлеш дәвам итсә, Кытайның яңа урыс автоном бүлгесе барлыкка киләчәк. Анда исә 300 миллион кытай һәм 50 миллион урыс яшиячәк. “Әлеге күренеш инде 2050 елдан ук күзәтелергә мөмкин”, ди “Звезда Поволжья”.

Татарларны бу очракта бик аяныч язмыш көтә. Чөнки кытайлаштыру сәясәтендә алар өреп югалачак.

Газет язуынча, Русиянең төбәкләрнең бәйсезлеген кысу, аларны икътисади яктан талау, бары тик федераль үзәккә генә каратып тору юнәлеше дә Кытайга үз сәясәтен үткәрергә ярдәм итә. Чөнки илдә Кытай теләгәнчә каршылыклар барлыкка килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG