Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:45

Иң түбән инфляция


Башкортстан иң түбән инфляцияле төбәкләрнең берсе. Бу турыда республиканың статистика идарәсе хәбәр итте.

Аңа караганда, узган ярты елда Русиядә инфляция 7,4% булган, Идел буе федераль округында 6,6% тәшкил иткән. Ә Башкорстанда бу сан 6,2%.

Ярты ел эчендә Башкортстанда кайбер иң мөһим азыкларга бәяләр төшкән. Алар арасында он, сөт, көнбагыш мае, йомырка, икмәк бар. Ә менә ит, балык, чәй, каһвә, шикәр һәм яшелчә-җимешкә, киресенчә, арткан.

XS
SM
MD
LG