Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов: бакчачымы, әллә урман кисүчеме?


“Независимая газета” көз айларында Русиядәге 4 төбәк җитәкчесе урыныннан алыначак дип хәбәр иткән иде. Аңа караганда, Дмитрий Медведев төбәкләр үсеше министрлыгына урыннарыннан бушату өчен исемлек төзергән кушкан.

“Независимая газета” шулар арасында Мортаза Рәхимов та булачак дип хәбәр итте. Соңрак министрлык андый исемлекнең булуын кире какты.

Уфада “Завтра” газеты мөхәррире, язучы Александр Проханов булып китте. Ул “Эхо Москвы” радиосына әңгәмә бирде. Анда ул: “Башкортстанда бөтен җиргә иген чәчелгән, көтү-көтү мал-туарлар йөри, мин соңгы 20 елда мондый күкрәп утырган төбәк күргәнем булмады”, ди.

Проханов Мортаза Рәхимовны “ул урман кисүче түгел, ә бакча үстерүче” дип атый. Андрей Проханов заводларның ябылмавына, нефть тармагының үсешкән булуына соклану белдерә. Шул заводларның балалар бакчалары, спорт комплекслары, ял үзәкләре әлеге ширкәтләр “Система”, “Газпром” кебек ширкәтләр тарафыннан йотылып беткәч, кирәксезгә әйләнүе бар дип борчылу белдерә.

Билгеле этносәяәсәтче Илдар Габдрафыйков Александр Прохоровның бу әңгәмәсе акчага махсус оештырылган дип исәпли. Галим сүзләренчә, Мәскәү карар чыгарганда андый PR-га карамый.
XS
SM
MD
LG