Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия районнарында ана телен укытуга игътибар артачак


Мәскәүдән милли компонентны бетерү сәясәте алып барылуына карамастан, Удмуртиянең тагын бер районында яңа уку елыннан ана телен укытырга ниятлиләр.

Сюмси районның Кильмезь авылында урта мәктәп бар. Русия президенты бәйгесендә катнашып, мәктәп миллион сумлык грантны яулаган һәм биш укытучы 100 мең сумлык грантка ия булган. Соңгы елларда мәктәп белән милләттәшебез Фәимә Әүһәдиева җитәкчелек итә.

Фәимә ханым мәктәптә көчле укытучылар коллективы туплануын, үз эшләрен яратып башкаручы, тәрбия һәм белем бирүдә алдынгы технологияләр кулланып эшләүче педагоглары хакында сөйләде. Һәр чыгарылыш укучылары белән горурланалар мәктәптә. Аеруча быелгы балалары шатландырган.

“Быел барлыгы 20 бала иде чыгарылыш сыйныфында. Аларның бишесе мәктәпне алтын медальга тәмамлады. Укучыларыбыз югары уку йортларына керер дип өметләнәбез. Ямансу да бераз үзебезгә, шундый әйбәт укучыларыбыз мәктәптән китте. Тагын шундый яхшы балалар килер дип ышанабыз”, диде Фәимә Әүһәдиева.

Соңгы елларда мәктәптә милли тәрбия бирүгә дә игътибар итә башлаганнар. Агымдагы елда Ижауда талантлы балалар арасында оештырылган бәйгегә дә балаларын әзерләп алып килгәннәр.

“Алдан бер шигырь бирдем бер малайга. Ул катнаш гаиләдә тәрбияләнә. Татарча белмәсә дә, уңышлы чыгыш ясады. Башка балалар җырлады. Әти-әниләре милли киемнәр тегәргә ярдәм итте. Барыбызның да күңеле күтәрелде шушы бәйгедән соң”, дип уртаклашты Фәимә Әүһәдиева.

Яңа уку елыннан Кильмезь мәктәбендә татар телен укытырга да ниятлиләр. “Татар телен дәрес буларак укытып булмас инде, әмма факультатив рәвешендә кертергә бик зур теләгем бар. Дәреслекләр һәм методик ярдәмчекләр белән Ижаудан татар гимназиясендәге дусларым ярдәм итәр дип өметләнәм”, дип уртаклашты мәктәп директоры Фәимә Әүһәдиева.

Мәктәп укучыларының дини йолаларыбыз белән кызыксынып, аларны үтәргә теләкләре булуы, Фәимә Әүһәдиева сөендерә. Быел мәктәпне тәмамлаган Руслан Вәлиев һәм Илнур Нәгыймуллин, 10 сыйныф укучысы Дамир Вәлиев республиканың төрле төбәкләрендә гомер итүче мөселманнарның йолаларын җыеп, аларны чагыштырып, фәнни эш язганнар. Егетләр әлеге эзләнүләренә багышланган эшләре белән Русия күләмендә бәйгедә катнашып, дипломант исемен яулаган.

Егетләр ислам дине нигезләре, йолаларына мөрәҗәгать итүләре хакында болай аңлаттылар: “Үзебезнең йолаларыбыз, алар безгә якын, шуңа да аларны беләсебез, өйрәнәсебез килә. Аларны башка җирләрдәге гадәтләр белән чагыштырып тулыландырырга һәм саклап калырга кирәк”, диләр.
XS
SM
MD
LG