Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

27 июльдә уку йортлары кемнең кайда укырга керүе турында исемлекләр чыгарды. Ата-аналар, булачак студентлар уку йортларын камап алды. Быел милли бүлекләргә абитуриентлар игътибар бирми.

Казанның кайбер югары уку йортларында моңарчы күзәтелмәгән конкурс. Бу абитуриентларның БДИ нәтиҗәләрен берничә, хәтта бөтен уку йортларына бирүе белән бәйле.

27 июльдә Казан дәүләт университеты укырга кабул ителүчеләрнең исемлеген тулысынча чыгармады. Бары тик түләүле һәм кайбер бүлекләргә түләүсез укырга тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеген генә күреп булды. Университетка кабул ителүчеләрнең төгәл исемлеге 4 августа гына әзер була.

Гомумән, исемлекләр әзерләү өч өлештән тора. 4 августта күреп булган исемлектән соң да 5-12 август көннәрендә буш калган урыннарга түбәнрәк баллы укучылар кабул ителә. Чөнки абитуриентлар аттестатларының, БДИ нәтиҗәләренең төп нөсхәләрен уку йортыннан алырга, башкасына бирергә мөмкин. Шуңа күрә әле төп төгәл исемлекне 21 августа гына белеп була.

Быел Казан дәүләт университетына 18 000-нән артык гариза тапшырылган. Түләүсез уку урыннары саны 1300 генә икән. Мисал өчен, икътисад факультетында бер урынга 50 кеше дәгъва кыла. Шул ук факультетның “Дәүләт һәм муниципаль идарә” бүлегенә бер урынга 80 кеше туры килә икән.

Гомумән, әлеге югары уку йортына гариза бирүчеләр ике тапкыр арткан. Былтыр 9 мең генә гариза кабул ителгән була.
Казан дәүләт технология университетының 2350 түләүсез урынына исә 105 000 гариза биргәннәр. Ә Казан дәүләт техник университетының кабул итү бүлегендә 13938 гариза ята.

Татарстан президенты каршындагы муниципаль һәм идарә университеты студент була алучыларның беренче исемлеген 27 июльдә кичке сигездә генә игълан итеп бетерә алды. Әлеге уку йортында иң югары балл 247 тирәсе, ә иң түбәне 202 балл белән бәяләнә.
Әмма абитуриентлар исә кабул итү балларының төшәчәгенә ышана. Чөнки югары баллы абитуриентлар дәрәҗәлерәк, мисал өчен, Казан дәүләт университетының хокук бүлегенә барыр дип уйлый.

Рөстәм Килсинбаев Башкортстаннан килгән. Гаризаны Казан дәүләт университетына, Казан авиация институтына тапшырган. Аның фикеренчә, урта баллы кешеләр икенче, өченче дулкында гына укырга керә ала.

Рөстәм сүзләренчә, Башкортстанда укырга керү җиңелрәк. Абитуриентлар саны да Казандагы кебек күп түгел, баллар да түбәнрәк булса ярый, ди ул.

Быел Казан дәүләт университетының милли бүлекләренә гариза язучылар бермә-бер кимегән. Татар филологиясенә 35 түләүсез урынга барлыгы 56 кеше генә гариза язган. Бу башка еллар белән чагыштырганда бик аз, ди мөгаллимнәр.

Алар абитуриентларның кимүен урыс әдәбиятыннан БДИ бирдертү белән бәйли. Ягъни татар теле белгече булыр өчен урыс әдәбиятын яхшы белергә кирәк.

Татар журналистикасы бүлегенә дә гариза язучылар кими төшкән. Элек бер урынга 16 кеше туры килсә, хәзер түләүсез бер урынга өч абитуриент кына дәгъва кыла.

Факультетның деканы Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, татар бүлегенә өч имтиханнан 180 балл, ә урысныкына 4 имтиханнан 300 балл җыярга кирәк. Әмма урыс бүлегенә дә килүчеләр саны да кими төшкән. Татар бүлегенә укырга керергә теләүчеләр татар филологиясендәге кебек урыс әдәбиятыннан мәҗбүри БДИ керткәч кимеде, ди декан.

“Авыл балалары урыс әдәбиятыннан имтихан бирергә курка. Кимү шуның аркасына ул. Татар филологиясендә дә шулай. Татар теленнән имтихан бирдең ни, бирмәдең ни аның барыбер файдасы юк. Аларның нәтиҗәсен уку йортларына биреп булмый”, ди Васыйл Гарифуллин.

Гарифуллин милли, педагогик факультетларга абитуриентларның башка еллардагы кебек ташкын кебек килмәвен татар теленең абруе янәдән төшә баруы белән дә аңлата.

XS
SM
MD
LG